Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә 2021 елда парламент эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

"Республика парламенты өчен дә, Татарстан өчен дә узып баручы ел җиңелләрдән булмады, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, матбугат конференциясен ачып, - пандемиянең республика икътисадына, кече һәм урта бизнеска тискәре йогынтысы дәвам итә, гәрчә бераз җанлану күзәтелсә дә. Әмма, гомумән алганда, елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз».

Дәүләт Советы өчен декабрь ае алтынчы чакырылыш эшенең «экваторы» да булды (Дәүләт Советының яңа составын сайлаган көннән соң 2,5 ел узды). «Депутат корпусы көчәя бара, - диде парламент җитәкчесе, - республика үсеше һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрү безнең өчен өстенлекле булып кала».

Быел Дәүләт Советының 10 утырышы үткәрелгән, 284 мәсьәлә каралган. 94 закон кабул ителгән һәм имзаланган. Иң мөһим документлар арасында Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать парклары территориясендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес өчен салым ташламаларын билгели торган законнарны, оешмалар мөлкәтенә салым буенча киметелгән ставкаларның гамәлдә булу вакытын озайта торган законнарны, шулай ук салым салуның патент системасы турындагы законны билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, эшмәкәрләр алдагы ел башында салым декларацияләрен тутыра башлагач әлеге ярдәм чараларының нәтиҗәсен бәяли алачак.

Парламентта карала торган төп законнарның берсе -  бюджет турындагы закон. 2022 елга ул түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 300 млрд. сум, чыгымнар - 324 млрд. сум, дефицит - 24 млрд. сум. "Без аңлы рәвештә бу адымга киттек, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, баштагы вариант белән чагыштырганда, дефицит күләмен шәрехләп, - ул республика катнашында федераль программаларда проектларны уртактан финанслау зарурлыгы белән бәйле. Бу юнәлештә Татарстанның эше туктарга тиеш түгел».

Икенче ел рәттән федераль һәм республика хакимияте органнарының игътибарын гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтә. Быел мәктәп балалары булган гаиләләр ярдәм алды. Россия Президенты Владимир Путинның яңа уку елына мәктәп укучылары яки алты яшьлек балалары булган гаиләләргә 10 мең сум акча түләгәннәр.

Хәйрия акцияләре дәвам итте, шул исәптән депутатлар катнашында. Волонтерлар актив эшләгән. "Пандемия кешеләрне берләштерде, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыштылар. Бер яктан, бу кешегә ярдәм итү булса, икенче яктан, - безнең яшьләр өчен зур тәрбияви чара да. Волонтерлык кешеләрне үзгәртә, аларны мәрхәмәтлерәк итә, мин моңа ышанам".

Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елның төп сәяси вакыйгасы дип РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны атады. "Татарстанда сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узды,  79% кеше катнашты, - диде ул, - без Россия парламентының түбән палатасында вәкиллекле һәм бердәм депутацияне саклап кала алдык (14 - "Бердәм Россия", 1 - КПРФ). Безнең депутатларның өчесе Дәүләт Думасының төп комитетларын җитәкли, икесе - комитет рәисләренең беренче урынбасарлары, калганнары профиль комитетлары әгъзалары".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутат эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Быел Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына 8 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, бу 2020 ел күрсәткеченнән 251 процентка күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Интернет кабул итү бүлмәсе аша (5410 хат) кергән.

Журналистларны иң кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе - гавами хакимият турында кабул ителгән федераль закон һәм республика законнарына, шул исәптән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының әлеге законны хупламаган бердәнбер төбәк парламенты булуын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, закон кабул ителде, Россия Президенты тарафыннан имзаланды һәм үз көченә керде. 

Хәзерге вакытта, парламент башлыгы әйтүенчә, Конституциягә һәм республика законнарына нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлау өчен, канунга җентекле анализ ясала.  Киләсе елдан  бу нисбәттән эш башланачак.

Бүген Татарстанда депутатлар, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында җирле үзидарәнең закон чыгару базасын үзгәртү буенча ведомствоара эшче төркем төзеләчәге билгеле булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләр дип көтелә.

24 декабрьдә парламентның соңгы утырышында Дәүләт Советы депутатлары җирле үзидарәне оештыру турында федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады, әмма закон чыгару хокукыннан файдаланырга, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә һәм аларны Дәүләт Думасына җибәрергә ниятлиләр. "Җирле үзидарәнең ике катлы системасы үз эшен эшләде, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - әмма без дәүләт һәм муниципаль хакимият эшенең нәтиҗәлелеген киметмәскә ярдәм итәчәк,  муниципаль хакимият системасын "халыкка иң якын" буларак саклап калачак карарга килергә  тиеш.

Матбугат конференциясе Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәнгә күрә журналистлар Фәрит Мөхәммәтшин аны ничек каршы алырга ниятләве белән кызыксынды. «Гадәттәгечә, гаилә даирәсендә, - дип җавап бирде парламент җитәкчесе, - Россия Президенты һәм Татарстан Президенты котлавын тыңлыйбыз, аннары урамга чыгып күршеләребезне котлыйбыз».

"Киләсе 2022 нче ел тыныч, узып баручы елга караганда яхшырак булсын, очрашулар һәм эшләр өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырсын", - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.

    

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.