Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Казанда Василий Лихачевка мемориаль такта ачтылар

Казанда Василий Лихачевка мемориаль такта ачтылар

Бүген ТР Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачевның тууына 70 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан һәм Россиянең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул яшәгән йортта мемориаль такта ачу тантанасы узды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Бүгенге тантанада чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Василий Лихачевның Татарстанның хәзерге дәүләтчелеген ныгытуда һәм үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Иң катлаулы 90нчы елларда ул республиканың тотрыклы һәм тыныч үсешен тәэмин итүчеләр сафында булды, - диде ул. - Дәүләт мәшәкатьләреннән азат булган бер генә көне дә юк иде аның. Василий Николаевия үзенең барлык фәнни белемен, гамәли тәҗрибәсен Татарстан халкына хезмәт итүгә, аның чәчәк атуына бирде. Яңа Татарстан дәүләт төзелешенең төп документларын эшләүдә аның ролен бәяләп бетереп булмый. Без үзебезнең сафларда шундый кеше булуы белән горурланырга тиеш".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан парламентаризмы һәм Россия федерализмы үсешендә Василий Лихачевның зур ролен ассызыклады. "Лихачевтан башка безнең республиканың заманча тарихын күз алдына китерү кыен, - дип билгеләде ул. - Василий Николаевич аның елъязма битләрендә якты эз калдырды. Ул Татарстанның беренче һәм бердәнбер вице-президенты булды, Дәүләт Думасы депутаты, Федерация Советы әгъзасы, РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булды. Василий Лихачев Татарстан парламентаризмы үсешенә зур шәхси өлеш кертте, беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советын оештыру башында торды, республиканың сәяси тормышында аны җитәкләде".

Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, республика Конституциясе, Татарстанның хокукый нигезен салган РФ һәм ТР хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы Килешү Василий Лихачевтан зур тырышлык, түземлек таләп итте.

"Соңрак бу күнекмәләр аңа Россия һәм халыкара дәрәҗәдә танылган дәүләт эшлеклесе статусында кирәк булды, шул ук вакытта ул республика белән беркайчан да элемтәне югалтмады, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. - Көндәлек тормышта да, күпкырлы эшендә дә ул һәрвакыт тынычлык һәм фикер йөртүчәнлек, компромиссларга һәвәслек күрсәтте, консолидациягә һәм гражданлык татулыгына чакырды. Ул шулай истә калачак та. Хәзерге Татарстанның сәяси йөзен һәм дәүләт хакимияте системасын формалаштырган күренекле эшлеклеләр рәтендә якты йолдыз булып калачак".

В.Лихачев турындагы истәлекләре белән аның тол хатыны Наилә Иматовна, ТР Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Ренат Харисов, КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина һәм башкалар уртаклашты.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.