Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының прокуратура белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге кануннарны камилләштерүгә ярдәм итә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт Советының прокуратура белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге кануннарны камилләштерүгә ярдәм итә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан прокуратурасында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта катнашучыларга видеокотлаулар белән РФ Президенты Владимир Путин һәм РФ Генераль Прокуроры Игорь Краснов мөрәҗәгать итте.

Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков котлады, ул прокуратура хезмәткәрләренә Татарстанда законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин прокуратура хезмәткәрләренә республика җитәкчелеге һәм парламент исеменнән мөрәҗәгать итеп, республикада законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен дәүләт күзәтчелеге органының әһәмиятен билгеләп үтте.

 «Прокуратура дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең хокукый нигезләрен саклый. Сез барлык хокук саклау эшчәнлеген җайга саласыз, җинаятьчелекне киметү өчен барысын да эшлисез», – диде ул, республика җитәкчелеге һәм парламент исеменнән мөрәҗәгать итеп. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, прокурорның хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр эшчәнлегендә законлылыкны күзәтеп торуы аеруча мөһим. Чөнки бу җәмгыять һәм халыкның мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, прокурорларның игътибары илкүләм проектларны, республика һәм муниципаль программаларны тормышка ашырганда да мөһим. Чөнки алар республика үсеше өчен кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасының закон чыгару эшендә катнашуын да телгә алды. Анысы законнарны камилләштерү өчен әһәмиятле. Ул прокурорларга район һәм шәһәр советлары сессияләрендә актив катнашырга тәкъдим итте. «Җирле депутатлар белән эшләү халыкка якынрак булырга, кешеләрнең нинди кыенлыклар кичерүен аңларга, аларның проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин республика прокурорлары хезмәткәрләренә ТР Дәүләт Советы Рәисенең  һәм ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.