Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының чираттагы утырышы 10 февральдә узачак

Дәүләт Советының чираттагы утырышы 10 февральдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 10 февральдә узачак. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан, гадәттәгечә, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында булып узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте.

Утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләвенчә, төп мәсьәләләрнең берсе "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына төзәтмәләр пакетын карау булачак. "Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем төзелде, - диде ул. - Федераль закон проектына төзәтмәләр кертү эшендә закон чыгару һәм башкарма хакимият, җирле үзидарәнең барлык дәрәҗәләре вәкилләре һәм галимнәр катнашты. Эш төркеме федераль закон проектына төзәтмәләр әзерләде, аларны профильле комитет карады һәм Дәүләт Советына чыгарырга, кабул ителгән очракта - РФ ФС Дәүләт Думасына җибәрергә тәкъдим итте".

Журналистларга төзәтмәләр өстендә эшләүне шәрехләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан барлыгы 29 төзәтмә әзерләнүен әйтте. "Дәүләт Советы депутатлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты, ул закон проекты өстендә эшләгәндә оптималь карарларны эшләүдә кызыксынуын белдерде, - диде ул. - Без шулай ук Россия Федерациясе субъектларының төбәк парламентлары белән бу юнәлештә хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Парламентның профиль комитеты тарафыннан каралган һәм эксперт бергәлеге тарафыннан тикшерелгән төзәтмәләрнең бер өлеше Дәүләт Думасына безнең парламенттан юлланачак, ә бер өлешен федераль парламентның түбән палатасында икенче укылыш процедурасын узган вакытта Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим итәчәк".

Алдагы утырышта беренче укылышта депутатлар 3 республика закон проектын караячак, алар җирле үзидарә турындагы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында.

Моннан тыш, Лилия Маврина сүзләренчә, егерме тугызынчы утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда эшчәнлеге турында доклад кертеләчәк. "Хөкүмәт сәгате" кысаларында Татарстан Республикасында Дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышу тәкъдим ителә.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан, "ТР Хисап палатасы турында" ТР Кануны нигезендә, Дәүләт Советының "ТР Хисап палатасына йөкләмә турында" карары проекты әзерләнде. Хисап палатасына халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны, шулай ук 2019 - 2021 елларда урта һөнәри белем системасын үстерүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны йөкләргә тәкъдим ителә.

Парламентарийлар шулай ук федераль законнарның 11 проектын һәм Владимир өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең РФ Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгатен караячак.

Президиум утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентның 2022 елдагы эш планы проекты белән таныштырды.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.