Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Муниципалитетлар эшчәнлегенең төп өстенлеге - халык белән эшләү"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Муниципалитетлар эшчәнлегенең төп өстенлеге - халык белән эшләү"

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районында булды, анда ул район Советы сессиясе эшендә, Урсалы микрорайонында балалар бакчасы ачылышында катнашты, шулай ук шәһәр халкы белән аралашты.

Парламент башлыгының эш сәфәре "Русалочка" балалар бакчасында булудан башланды. Аның ачылуын әлмәтлеләр күптән көткәннәр. Соңгы вакытта халык саны арткан зур микрорайонда әлегә кадәр бер генә балалар бакчасы булган. "Русалочка" 140 бала кабул итәргә әзер. Биредә 6 төркем эшләячәк, шуларның өчесе - 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Моннан тыш, сөйләме авыр булган балалар өчен аерым логопедик төркем булдырылган. "Мин яхшы, заманча проект сайлануына шат, - диде парламент җитәкчесе, - монда уеннар, йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы замана таләпләренә җавап бирә туры килә". Фәрит Мөхәммәтшин балалар бакчасы мөдиренә уенчыклар алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.

2021 елда район эшенә йомгаклар «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узган хисап сессиясендә ясалды. Район башлыгы Тимур Нагуманов тәкъдим иткән докладны ел нәтиҗәләре буенча отчет кына түгел, шәһәр үсешенең озак сроклы стратегиясен дә тулысынча күзаллавын да үз эченә алды.

Төп стратегик вектор дип ул яңа кешеләрне, бизнес-уенчыларны, инвесторларны җәлеп итү һәм үз эшмәкәрләрен үстерү исәбенә хезмәт күрсәтүләр һәм сервис предприятиеләре өлкәсен үстерү зарурлыгын атады. Аннары үзенең чыгышында Тимур Нагуманов узган елда район үсешенең төп юнәлешләре буенча куелган стратегик бурычларга ирешү  күрсәткечләренә тукталды.

Узган ел нефть каласы өчен шактый уңышлы булдган. Республиканың социаль-икътисадый үсеш рейтингында район иң яхшылар өчлегенә кергән. Биредә Татарстанның барлык сәнәгать продукциясенең өчтән бере диярлек җитештерелә. Әлмәт районы тулаем территориаль продукт күләме буенча икенче урында тора. Социаль инфраструктура өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күп кенә проектлар «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.   

Узган ел 44 социаль объектка капиталь ремонт ясалган һәм төзекләндерелгән. Быел 28 республика һәм федераль программалар кысаларында 50 объектны торгызу, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Хәзер район җитәкчелеге төзелә торган торакның саны өчен генә түгел, сыйфаты өчен дә көрәшү бурычын куя.

Комплекслы чишелеш таләп итә торган сорау дип Тимур Нагуманов җәмәгать транспорты проблемасын атады. Район башлыгы республика җитәкчелегенә муниципаль иҗтимагый транспорт мәсьәләләрен комплекслы хәл итү мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте, әлеге төр бизнесның предприятиеләр өчен зыянга эшләвенә игътибарны юнәлтте. "Чыгымнарны тиешенчә компенсацияләмәгән очракта пассажир ташучылар бөтен нәрсәдә экономияләргә мәҗбүр. Салоннарның максималь тулылыгына, рейсларның минималь санына һәм түләү бәяләренең артуына омтылырга ", - дип аңлатты ул.

Мәгариф өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, район башлыгы мәктәпләрдә цифрлы мохит үсешенең яхшы темпларына һәм БДИ нәтиҗәләре йөз балл булган укучылар санының артуына игътибар итте. Алар 2021 елда районда - 12 укучы.

Үз чыгышында Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин,  туган районына кайтканда һәрвакыт үзенең аерым хисләр кичерүен әйтте. Беренче чиратта ул депутатларга, район активына республика файдасына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “2021 елда, кыенлыкларга карамастан, әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш керттеләр һәм куелган бурычларны уңышлы үтәделәр”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Социаль-икътисадый үсеш рейтингында район тотрыклы рәвештә уңай күрсәткечләрне күрсәтә, иң яхшы муниципаль районнар өчлегенә керә.

Әмма авыл хуҗалыгын үстерү буенча Әлмәт районы 40 урында гына. Вәзгыятьне төзәтергә кирәк, проблеманы хәл итү өчен, республикада булган барлык инструментларны эшкә җигәргә кирәк. "Мин резервлар, җитешсезлекләр һәм быел җитди эшләргә туры киләчәк бурычлар турында сөйләргә тиеш. Сезнең чәчүлек җирләрегез дә, авыл хуҗалыгы җирләрегез дә начар түгел. Әйе, аңлашыла, авыл халкы тулаем ил буенча да, Татарстанда да кими. Әмма бездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәү мәсьәләсе тормый. Барлык ресурсларны да күтәрергә һәм бу бурычларны хәл итәргә кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин район сессиясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм сайлаучыларның наказлары белән эшләүгә аерым игътибар юнәлтте. "Әгәр  гражданнарыбыз наказлары белән эшләмәсәк, без сайлау кампанияләренә ышанычны, үз сайлаучыларыбызны югалтачакбыз. Сайлаучыларның 6 меңнән артык наказын без сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан алдык. Бу бик күп санда. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырмаячакбыз. Без бу эшне беренче мәртәбә системага салдык, “юл картасы” механизмын сынап карадык. Сездә җирле дәрәҗәдәге наказлар, һәм аларның игътибарсыз калмавы бик мөһим ", - диде ул.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Иногда думаю: что за судьба такая досталась – ни одной ступени не пропустил…»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.