Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Бөгелмә үз үсешендә җитди адым ясаган"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Бөгелмә үз үсешендә җитди адым ясаган"

Бүген көннең икенче яртысында Дәүләт Советы Рәисе Бөгелмә районында булды. Ул районның хисап сессиясендә катнашты, “НТЭС” берләшмәсе цехларында булды, яңа производстволарны карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

"НТЭС" - 30 еллык тарихы булган предприятие, нефть сәнәгате өчен  җиһазлар җитештерә. Ә күптән түгел яңа юнәлеш үзләштерде, асылмалы җиһазлар һәм борт борылышы булган мини-төягечләр производствосын башлап җибәрде.   Биредә Дәүләт Советы рәисенә тар урыннарда эшләү өчен билгеләнгән техниканы (шәһәр урамнары, завод цехлары һәм складлар) тәкъдир иттеләр.

Район Советының хисап сессиясе Яшьләр сараенда узды. Республика программалары буенча 72 социаль объект төзелде, капиталь төзекләндерелде, дип белдерде район башлыгы Линар Закиров. Аерым алганда, Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге һәм стоматология поликлиникасының өч катлы бинасын ремонтлау төгәлләнгән. «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быел республика программалары буенча тагын 30 объектны кертү планлаштырыла.

Линар Закиров та узган елгы уңай нәтиҗәләрне Бөгелмәдә бизнес ачу өчен кызыклы булуын билгеләде. Әйтик, узган ел «Төньяк Нива - Татарстан», «Август-Мөслим», «Вивид» компанияләренең эре инвестицион проектлары гамәлгә ашырыла башлаган. «Бүгенге көндә районның тулаем төбәк продуктының якынча 17 %ын кече һәм урта бизнес предприятиеләре тәэмин итә. Бу 6 меңнән артык эшкуарлык субъекты һәм 4 меңгә якын үзмәшгульлек дигән сүз.  Товар әйләнеше 17,5 млрд. сум тәшкил итә», - дип басым ясады Линар Закиров.

Авыл хуҗалыгы өчен узган 2021 ел, район башлыгы билгеләп үткәнчә, җиңел булмаган. Уңайсыз һава шартлары һәм корылык аркасында үсемлекчелек продукциясе 2020 елга караганда 42%ка кимрәк җитештерелгән. Шул ук вакытта терлекчелектә «ЭкоНива» агрохолдингы куәтләрен кертү исәбенә продукция былтыргы белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк җитештерелгән. Сөт җитештерү күләме 10 мең тоннага арткан. Районның барлык хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны 1618 башка арткан (2020 елга карата 122%).

Утырышта районны үстерү проблемалары турында да сүз барды. Линар Закиров билгеләп үткәнчә, кешеләрнең керемнәре - "һәр гаиләне, бигрәк тә инфляция чорында борчый торган иң төп сорау". «Икенче бик мөһим мәсьәлә - эш урыннары, - диде район башлыгы, - узган ел мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 1,5 тапкырга кимеде (2020 ел белән чагыштырганда). Хәзерге вакытта 242 эшсез теркәлгән. 2219 кеше эшкә урнаштырылган. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәтенә 122 эш бирүчедән 900 вакансия кертелгән».

Узган ел гражданнарның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре саны арткан, бигрәк тә табибларга һәм аерым белгечләргә язылу өлешендә. "Еш кына электрон сервисларда язылып булмый, - дип белдерде Линар Закиров, - чиратта торырга туры килә. Безгә бу нисбәттән яңача карарлар кабул итү мөһим. Табиблар җитми. Медицина персоналы. Безнең бурыч, бер яктан, бездә булган табибларны югалтмау, икенче яктан, алар беренчел звенога, госпитальгә һәм стационарларга килсеннәр өчен максималь уңайлы шартлар тудыру".

Бүген районның иң актуаль проблемаларының берсе - шәһәр буенча пассажирлар йөртүче бердәнбер предприятиенең үз  эшчәнлеген туктатып торуы. "Без бу проблема 2021 елның көзендә барлыкка килде, - дип белдерде Линар Закиров, - предприятиене туктатуның төп сәбәбе - яңартуга һәм хәрәкәтчән составны техник яктан тәэмин итүгә акча юк. Хәзерге вакытта шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташучы оешма шәһәргә дә вакытлыча хезмәт күрсәтә. Ләкин бу - хәлдән чыгу юлы түгел. Транспорт мәсьәләсен хәл итү, халык арасында социаль киеренкелекне бетерү, гамәлдәге маршрут челтәрен саклап калу, хәрәкәт графигын һәм интервалын үтәү өчен, шәһәргә хәзерге вакытта якынча 20 автобус таләп ителә. Шулай ук транспорт предприятиесенә югалткан керемнәрне компенсацияләү өчен субсидияләр да кирәк».

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, район башлыгы докладында акцентлар куелган һәм актуаль проблемалар билгеләнгән. «2021 ел йомгаклары буенча Бөгелмә районы социаль-икътисадый үсеш рейтингында 26 нчы урыннан 23 нче урынга күтәрелде. Тулаем төбәк продукты күләме 70 млрд. сумга якын (узган елга карата 118,8%) тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча район муниципаль рейтингта сигезенче урында тора. Сәнәгать җитештерүе индексы 78,1% тәшкил итте, - диде парламент башлыгы.

Әмма район хезмәт хакы буенча 11 нче урында гына тора, халыкның табигый рәвештә кимүе белән проблемалар бар.  Халыкның керемнәрен һәм мәшгульлеген күтәрүдә зур потенциал булып, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, кече бизнес тора. Коронавирус таралу белән бәйле икътисади кризис шартларында федераль үзәк һәм республика ягыннан эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча өстәмә чаралар күрелгән. Ул депутатларны шәһәрнең бай фәнни, кадрлар потенциалын, районның инфраструктура һәм логистик өстенлекләрен (транспорт магистральләре, тимер юллар, аэропорт) яңа производстволар булдыру өчен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп болай диде: "Мин районның икътисад, социаль һәм мәдәни тормыш мәсьәләләрен хәл итүдәге уңай динамикасын билгеләп үттем. 2019 елдан аермалы буларак, мин ул елны хисап сессиясендә район җитәкчелеген тәнкыйтьләгән идем, быел Бөгелмә үз үсешендә җитди адым ясаган. Иң мөһиме – бүгенге сәфәрем вакытында очрашкан,  аралашкан кешеләрнең кәефе яхшырган".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Семья Мухаметшиных. Русский Акташ, 1 мая 1956 г. Первые уроки нравственности – самые важные! Мы получаем их от своих родителей.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.