Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында булды

Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында булды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган балалар сәнгать мәктәбен карады, районда авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү ничек җайга салынуы белән танышты, шулай ук район Советының хисап сессиясендә катнашты.

Капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылу - мөслимлеләр өчен әһәмиятле вакыйга. Мәктәпнең 400 бала укый торган өч катлы бинасы ун елдан артык ремонтланмаган булган. Фәрит Мөхәммәтшин фортепиано, вокал, хореография бүлекләре эше белән танышты. Ремонттан соң иркен актлар залы ачылган, конференц-зал һәм китапханә төзекләндерелгән, фонотека һәм бутафор кабинетлары бар.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Агромастер» җитештерү компаниясе цехында булды, анда 250 төрдән артык авыл хуҗалыгы машиналары җитештерә. Компания Россия авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиеләре арасында иң яхшылар бишлегенә керә. Бүгенге көндә «Агромастер»да 300 гә якын кеше эшли. Җитештерү процессында роботлаштырылган эретеп ябыштыру комплекслары кулланыла. Продукция Татарстанда гына түгел, илнең 45 төбәгендә, шулай ук Казахстанда сатыла. "Бу тулы бер завод! Зур шәһәрдә түгел, Мөслимдә. Продукциягә заказлар күп елларга җитәрлек, хезмәткәрләргә нефтьчеләр дәрәҗәсендә хезмәт хакы түләнә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин предприятиене карап йөргәндә.

Район Мәдәният йортында узган район советының хисап сессиясе 2021 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм 2022 елга планнарны билгеләде. Хисап белән Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин чыгыш ясады.

Мөслим районы - башлыча авыл хуҗалыгы районы. АПКның җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча 2021 елда Мөслим районы 14 нче урында. Район буенча гомуми акчалата керем 3 млрд. сумга якын тәшкил иткән. Гомумән алганда, соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем үсеш динамикасы 197 % тәшкил итә.

Узган ел, начар табигый шартларга һәм корылыкка карамастан, бөртеклеләрнең уртача уңышы - 12,4 ц/га, техник культуралар - 13,2 ц/га, шикәр чөгендере - 176 ц/га тәшкил иткән.

Районда 13 мең тоннага якын сөт җитештерелгән. Бер сыердан 8 116 кг сөт савылган (узган ел белән чагыштырганда, үсеш 154 %). Тәүлеклек сөт җитештерү ике тапкырга диярлек арткан.

Эре терлек саны арта. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4,2 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 1,7 мең баштан артык.  «Узган ел районның терлекчелек тармагын үстерүгә зур этәргеч булып «Август-Мөслим» хуҗалыгында роботлаштырылган сөтчелек комплексын эшләтеп җибәрү булды, - дип басым ясады Альберт Хуҗин, - ит җитештерүгә килгәндә, барысы 6,6 мең тонна продукция алынды. Үсеш 126 % тәшкил итте. Районда 8 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 7 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 3 мең баш савым сыеры. Кош ите җитештерү буенча без республикада алтынчы урында һәм фермер хуҗалыклары арасында беренче урында торабыз».

Мөслимлеләр терлекчелектә киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен күрә. «Быел 1200 баш савым сыерына исәпләнгән тагын бер сөт комплексы файдалануга тапшырылачак, - дигән мәгълүмат бирде Альберт Хуҗин. - Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы тармагына 7 млрд. сумнан артык инвестиция кертелгән, шуның аркасында күп хуҗалыкларның матди-техник базасы тулысынча яңартылган».

Фәрит Мөхәммәтшин катлаулы шартларда районның күп эшләвен билгеләп үтте. Болар бигрәк тә фермерлык хәрәкәтен үстерүдә, республика АПКсына лаеклы өлеш кертүдә чагыла. Районда гаилә терлекчелек фермалары уңышлы үсә. Дәүләт программасы гамәлгә куелганнан бирле, 46 гаилә 130 млн. сумга якын грант откан, шул исәптән 1,5 млн. сумы - узган ел. Районда ике шәхси ярдәмче хуҗалык узган елны мини-фермалар төзүгә 600 мең сум акча алган.

Фәрит Мөхәммәтшин мөслимлеләрне шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан программаларда активрак катнашырга чакырды. Әйтик, 2022 елда «Агростартап» программасы кысаларында гына да 160,4 млн. сум каралган.

Районда кече бизнес үсеш ала. Икътисадта кече бизнес субъектлары өлеше 40,6% тәшкил итә. Узган ел тагын өч оешма, 27 шәхси эшмәкәр һәм 700 гә якын үзмәшгуль теркәлгән. «Без шәхси секторда терлек, кош-корт тоткан кешеләргә ярдәм итәчәкбез, ә үзләреннән арткан продукцияне кулланучылар кооперациясе аша сатуны оештырачакбыз», – диде парламент җитәкчесе һәм мөслимлеләр бу эштә үрнәк күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде.

Узган ел Мөслим районы республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашкан. Барлыгы 14 социаль объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы сайлау кампаниясе кысаларында килгән гражданнарның наказлары үтәлешенә аерым тукталды. Узган ел республика юл картасына Мөслим районыннан 13 наказ кертелгән иде. Унысы үтәлгән инде. Муниципаль дәрәҗәдәге 34 наказның 32 се үтәлгән.

“Безнең районнар яхшы якка үзгәрә, социаль-мәдәни өлкә, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - Мөслимдә ватанпәрвәрлек атмосферасы, туган якка мәхәббәт сизелә. Инде бүген үк район республиканың авыл хуҗалыгы секторында алдынгы урыннарга дәгъва итә ала, дип өметләнәбез. Мөслимлеләр алдына куелган бурычлар үтәлерлек. Быел без районның яңа икътисадый күрсәткечләрен генә түгел, тормыш сыйфатының җитди рәвештә яхшыруын да күрәчәкбез».






Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.