Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Яшел Үзән районының рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өчен резервлары бар, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Яшел Үзән районының рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өчен резервлары бар, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советларының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сессия ачылганчы Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә Яшел Үзән социаль объектларында булды һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.

Төзелеше узган елда башланган Мәдәни үсеш үзәгендә республика парламенты җитәкчесенә объектның булачак концепциясен тәкъдим иттеләр. Биредә райондагы милли-мәдәни автономияләрне һәм үзешчән иҗат коллективларын урнаштыру планлаштырыла, 600 урынга исәпләнгән тамашачылар залы эшләячәк. Төзелеш федераль программа буенча финанслана.

Күптән түгел капиталь төзекләндерелгән "Порт" яшьләр үзәгендә кунаклар күп функцияле спорт залын, технологик остаханәне, коворкинг кабинетын, медиа студиясен, репетиция һәм концерт-театр залын карадылар.  Үзәккә даими килүчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин учреждениене район өчен генә түгел, бөтен республика өчен уникаль дип атады.

Шәһәр һәм район советларының берләштерелгән утырышы Горький исемендәге Мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узды.

Утырышта “2021 елда Зеленодольск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында” Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

Аның сүзләренә карагаанда, 2021 елда районның тулай территориаль продукты күләме 50 млрд сум тәшкил иткән. Үсеш темпы - 101%. ТТП күләменең өчтән бере - 14,6 млрд сум - кече бизнес өлеше.

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, үзмәшгульләрне исәпкә алып, 23 851 кеше эшли.

Җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 52 млрд сумга якын тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы - 98%.

Ике шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең - Серго исемендәге заводның һәм Горький исемендәге заводның - җибәрелгән сәнәгать продукциясе гомуми күләмнең 61% тәшкил иткән. Район үсешенә "Союз" ОКБ, машина төзелеше заводы, фанера-мебель комбинаты, "ПолимерПром" зур булмаган компанияләре, степклопалстик торбалар заводы, "Икар-ЛТД" һәм "Майский" теплица комбинаты, "Ак Барс" кошчылык комплексы, ит комбинаты һәм "Пестречинка" сәүдә йорты, "Красный Восток Агро" холдингы, "Залесный" агрофирмасы һәм башкалар зур өлеш кертә.

Үз чыгышында Михаил Афанасьев проблемалы сорауларны да санап чыкты. Шуларның берсе - районда медицина хезмәткәрләре җитмәү. Район табиблар белән 57% кына тәэмин ителгән.

Район башлыгына мөрәҗәгать итеп, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблеманы хәл итү өчен күрелә торган чаралар белән кызыксынды.

Михаил Афанасьев, районның барлык программаларда, шул исәптән "Земской доктор" программасында да катнашуын, социаль ипотека программасы буенча тораклар төзүен әйтте. Муниципалитет җитәкчелеге Казан дәүләт медицина университеты белән эшли, дип өстәде ул. Аерым алганда, максатчан уку буенча килешүләр төзелә, студент-медиклар өчен түләнә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районы җитәкчелеге эшчәнлеген бәяләп, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшырту өчен булган резервларны кулланырга чакырды. "ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади үсеш гомуми рейтингында район ел нәтиҗәләре буенча, 6 позициягә урынын начарайтып, 24 нче урынны алган, - диде ул. Шул ук вакытта сезнең резервларыгыз күп, аларны җитди рәвештә яхшыртырга мөмкин".

"Шул исәптән кече һәм урта бизнесны активлаштырырга, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләр булуга игътибар итәргә кирәк - аларның 8,5 мең гектардан артык. Файдаланылмаган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итүне 100%ка кадәр арттыру үсеш нокталарының берсе булып тора, дип саныйбыз. Шул ук вакытта сез авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча беренче өчлектә торасыз. Республиканың 1,6% чәчүлек җирләрен биләп, район ТРның 6,41% акчалата табышы эшләгән".

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелеген һәм шәһәр һәм район советы депутатларын федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә чакырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе утырыш ахырында журналистлар белән аралашканда Яшел Үзән районының икътисади потенциалы артуга игътибар итте. "Пандемия белән бәйле кыенлыкларга да карамастан, Яшел Үзән районы ышанычлы үсештә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ә табибларга кытлык кебек проблемаларны район җитәкчелеге хәл итәр дип уйлыйм. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар".





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.