Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны онлайн-кабул итте
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны онлайн-кабул итте |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу онлайн форматта узды.
Әлмәт районының Тайсуган авылында яшәүче Венера Исрафилова, Татарстан парламенты җитәкчесенә туры линия буенча шалтыратып, җирле балалар бакчасы һәм мәктәп янындагы юл участогында автотранспорт хәрәкәтен оештыруны хәл итүдә ярдәм сорады. Аның сүзләренчә, бу участокта зур тизлектә хәрәкәт итүче машиналар балалар һәм аларның ата-аналары, шулай ук башка җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләр бу участокта тизлекне киметергә мәҗбүр булсын өчен, ул юлда ясалма киртәләр ясарга тәкъдим итте.
"Бердәм Россия" республика бүлеге Секретарена шундый ук үтенеч белән Әгерҗе шәһәреннән Евгений Охотников мөрәҗәгать итте. Ул Крестьян урамында җәяүле кичүе булмауга зарлана. Мәсьәләнең озак вакыт чишелмәве аркасында балаларга бу урам аша чыгу куркыныч.
Фәрит Мөхәммәтшин территорияләрне төзекләндерүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә, дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәргән гражданнар белән телефоннан аралашты.
Үз районнарының проблемаларына игътибарлары һәм актив гражданлык позициясе өчен кешеләргә рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе барлык мөрәҗәгатьләрнең дә өйрәнеләчәген әйтте һәм муниципалитетлар җитәкчеләре белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә чишеләчәгенә ышаныч белдерде.
Кирегә
|