Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Яшь парламентарийлар Идел буе федераль округы Закон чыгаручыларына ИФО яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте

Яшь парламентарийлар Идел буе федераль округы Закон чыгаручыларына ИФО яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте

Бүген Дәүләт Советында Идел буе федераль округының закон чыгару (вәкиллекле) органнары каршындагы яшьләр парламентлары җитәкчеләренең эш киңәшмәсе булды. Анда Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин катнашты.

Яшь парламентарийларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев сәламләде. Ул 2021 елның ноябрендә Түбән Новгородтагы Вәкаләтле вәкиллектә узган киңәшмәдә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре каралды, дип искәртте. "Ул вакытта регионнарның яшьләр парламентлары эшчәнлеге мәсьәләләре исемлеген киңәйтү турында карар кабул ителде, - диде ул. - Һичшиксез, иң мөһим бурычларның берсе - яшьләр парламентларына закон чыгару инициативасы хокукы бирү. Безгә яшь парламентарийлар эшен оештыруда формальлектән китәргә кирәк. Безнең федераль округның яшьләр парламентларын Ассоциациягә берләштерү турындагы тәкъдимегез бу хәрәкәтне активлаштыруга ярдәм итәр дип ышанам. Безнеж тарафтан  сезнең эшчәнлекә ярдәм булыр".

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгатендә яшьләр парламентында яшьләр иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә алга таба катнашу өчен эш тәҗрибәсенең мөһимлеген ассызыклады. «Хәзерге заман шартларында яшь паралментарийлар һәм җәмәгать эшлеклеләре өчен эшчәнлек кыры бик киң, - дип билгеләде ул. - Киләчәктә яшь парламентарийлар еш кына иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, башкарма, закон чыгару һәм муниципаль хакимият органнары постларында эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа күрә бу процесска мөмкин кадәр күбрәк яшь кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. Татарстанда яшьләр сәясәте мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелде. ИФО яшь парламентарийлары ассоциациясен төзү безнең хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам».

Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия парламентаризмында яшьләр канатының көчәюе күзәтелә. «Көн тәртибенә федераль округның Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү турындагы мәсьәлә чыгарыла, - диде ул. - Бигрәк тә инициативаның яшь парламентарийларның үзләреннән чыгуы күңелле. Бу сорау Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 63 нче утырышына чыгарылачак, без анда хезмәттәшләребез белән бергә аны гамәлгә ашыру перспективаларын караячакбыз. Шулай ук без яшь парламентарийларга закон чыгару инициативасы бирү идеясен дәвам итәчәкбез".

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округының кайбер субъектларының яшьләр парламентлары җитәкчеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган программалар һәм проектлар турында сөйләделәр.

Бүген исә ИФО субъетларының закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары җитәкчеләре Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлинга РФ субъектларының Идел буе федераль округындагы закон чыгару җыелышларында Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү турында мөрәҗәгать имзаладылар.

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.