Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Казанда Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе булды

Казанда Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе булды

Бүген Камал театрында Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе узды. Танылган язучы республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 60 яшьлек юбилее белән котлады, ул аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

“Язмыш Сезгә иҗат итү бәхетен биргән, - диде Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга мөрәҗәгать итеп. - Бала чагыңда ук шигърият белән кызыксынып, еллар үткән саен туган телнең үзенчәлеген һәм байлыгын оста файдаланып, Сез күпкырлы язучы булдыгыз,  татар әдәбияты үсешенә лаеклы өлеш керттегез».

Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, Ркаил Зәйдуллинның "һәр әсәренең үзәгендә – халкыбыз язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар, рухи кыйммәтләребезнең асылы"."Көчле публицистикасы, милли рухияте, кыю каләме белән аерылып торган Ркаил Зәйдулла шигърияте үз эченә иң нечкә мәхәббәт хисләрен дә, яшәешне дә, табигатьне дә, тәкъдирне дә, күңел кичерешләрен дә сыйдырган,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин. ­– Бу шагыйрьнең нечкә күңеле һәм бай тормыш тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге турында сөйли".

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдуллинның Дәүләт Советы депутаты буларак иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде. "Шундый депутатлар ярдәмендә безнең парламентның абруе арта,  – диде ул. - Аның кыю сүзе, принципиаль позициясе кайчак гади булмаган чишелешләрне хәл итү өчен мөһим. Икенче яктан, кешеләр, сайлаучылар нәкъ менә хакимияттә "үз" вәкилләрен ныграк кабул итә. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча президент комиссиясе әгъзасы һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитеты әгъзасы сыйфатында ул татар халкының язмышына кагылышлы барлык мәсьәләләрне "үзе аша" үткәрә, татар халкының яшәргә хокукы өчен көрәшә .

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдуллинга актив җәмәгать эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын ирештерде.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На общественных слушаниях комиссии по коммуникациям, информационной политике и свободе слова в СМИ Общественной палаты РФ. С председателем Комиссии Государственной Думы по информационной политике Валерием Комиссаровым и членом Общественной палаты Николаем Сванидзе. 13 ноября 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.