"Без инде республикадан беренче генә гуманитар эшелон җибәрмибез, - диде парламент башлыгы, журналистлар белән аралашканда, - безнең халыкка шәфкатьлелек һәм ярдәм итү, бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтү теләге хас иде. Ярдәм турында чакыруга “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм яшь гвардиячеләр генә түгел, милли-мәдәни автономия вәкилләре, волонтерлар, яшьләр кушылды. Чираттагы гуманитар йөкне бергә җыйдык, һәм бүген 12 тонналы фура мохтаҗларга җибәрелә».
Фәрит Мөхәммәтшин бу хәйрия акциясендә катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. "Үзләре санкцияләр шартларында яшәүче барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәк, алар ЛХР һәм ДХРдан качакларга ярдәм итә", - диде ул. Шундый зур эш оештырган өчен бердәмроссиялеләргә рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин башка партияләр вәкилләрен дә бу игелекле эштә катнашырга чакырды.
Гуманитар ярдәм белән беррәттән, "Бердәм Россия" партиясенең күп кенә әгъзалары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар матди ярдәм дә күрсәткән.
"Авырлыклар берләштерә, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - бигрәк тә "җилкә кую" хисе һәм битараф булмаган кешеләр тарафыннан ярдәм итү мөһим. Бу җәһәттән мин безнең яшьләр өчен зур тәрбияви эффект күрәм».
Соңгы вакытта Луганск Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченеп килергә мәҗбүр булганнарга ярдәм күрсәтү эшенә күбрәк кеше кушылган. Тулаем алганда Россия буенча кирәкле әйберләрне җыю буенча 700 үзәк ачылган.
Безнең республикадан Ростов өлкәсенә беренчел кирәк-ярак төялгән 5 фура җибәрелгән, ә бу 50 тоннадан артык гуманитар йөк. Бу юлы битараф булмаган татарстанлылар азык-төлек, көнкүреш химиясе, гигиена чаралары, көнкүреш техникасы, урын-җир әйберләре, балалар киемнәре һәм аяк киемнәре, балалар иҗаты өчен товарлар җыйдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте