Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең төп темасы район һәм авыл мәдәният учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләре булды.

Кайбер җирлекләрдә яшәүчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга мәдәният йортларын ремонтлауда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Аларны тыңлаганнан соң, парламент башлыгы, диалог барышында яңгыраган кайбер объектларны ремонтлау 2022 һәм 2023 елларда капиталь ремонт узарга тиешле мәдәни объектлар исемлегенә кертелгән, дип белдерде. Шул исәптән Тукай районының Яңа поселогы клубы, Алексеевск шәһәр клубы, Буа районының Әлшә авылы клубы һәм Саба районының Туган якны өйрәнү музее.

Әлмәт районының Ямаш авылыннан Иван Тимофеевның һәм Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан Фәрит Дульмиевның шундый ук сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге объектларны хөкүмәтнең планнына кертү турында тиешле гаризаларның булмавын билгеләп үтте һәм район җитәкчеләре белән бергә ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итү өчен смета документларын әзерләргә киңәш итте.

Балтач шәһәр тибындагы поселоктан Рәзинә Сәлахетдинова район клубларын интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады. Аның сүзләренә караганда, 45 клуб учреждениесеннән Интернетка барлыгы 6 авыл мәдәният йорты тоташтырылган. Фәрит Мөхәммәтшин аңа хәбәр иткәнчә, 2021 елда Интернетка 458 мәдәният учреждениесе тоташтырылган һәм хәзерге вакытта Цифрлаштыру министрлыгы бу юнәлештә актив эшләвен дәвам итә.

Турыдан-туры элемтәгә чыккан гражданнарга үз районнарында яшәүчеләрнең мәдәни ихтыяҗларын кайгырткан һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе барлык мөрәҗәгатьләрнең дә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге штабында кнтрольдә булачагын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин республика ММЧ вәкилләре белән сөйләшүдә 2022 елда капиталь ремонтка республика бюджеты тарафыннан 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирү каралган дип искәртте. "Республика җитәкчелеге социаль программаларны һәм проектларны финанслауга бәйле барлык бюджет йөкләмәләрен катгый үтәргә ниятли, - диде ул. - Шул исәптән авыл мәдәният йортларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча да. Бүген яңгыраган мөрәҗәгатьләргә килгәндә, кирәкле документлар һәм гаризалар булганда, алар барысы да үтәлерлек. Бүлеп бирелгән акчаларны максатчан үзләштерүне контрольдә тотарга гына кирәк".





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау - Казан, 1996 елның 28 марты
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.