Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресе» проектының тәрбияви роле зур»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына Казанда Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узган парламент дәресендә кунак буларак катнашты. Парламент җитәкчесе лицеистлар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең ничек кабул ителүе, быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтүе республиканың Төп законы тарафыннан нинди хокукларның гарантияләнүе турында сөйләде.

Унберенче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе проект эшчәнлеге рәвешендә узды. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең конституциячел хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар, тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә аерым тукталдылар.  Лицейның 6-10 нчы сыйныф укучылары дәрестә видеэлемтә буенча катнашты. Моннан тыш, «В контакте»  социаль челтәрендә дәреснең туры трансляциясе алып барылды.

 "Конституциябезне кабул иткән еллар җиңелләрдән булмады, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Төп закон өстендә эшләү процессын искә алып, - республиканың үзен зур дәүләттә табарга, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калып, алга таба үсәргә кирәк иде. Иң мөһиме, без күпмилләтле халыкыбызны берләштерә алдык".

 Парламент башлыгы республиканың Төп канунының нигезләмәләре буенча эшнең 5 айдан артыкка сузылуы турында сөйләде. 1992 елның 6 ноябрендә булган тарихи вакыйгага кадәр күренекле галимнәр, сәясәтчеләр, республика икътисадчылары һәм хокук белгечләре кергән Конституция комиссиясенең бик катлаулы һәм җентекле эш айлары булган. Конституцияне кабул итү процессы үзе дә җиңелдән булмаган. «Без халыкларның үзбилгеләнүгә хокукыннан, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерү иреге принципларыннан чыгып эш иттек», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресендә эксперт буларак чыгыш ясады. Ул балаларга үзләренең конституцион хокукларын гамәлгә ашыру турында сөйләгән кызыклы проектлар өчен рәхмәт белдерде, аларга зур уңышлар теләде. Парламент дәресе кунаклары арасында шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм халыкара эшчәнлек буенча КФУ проректоры Тимирхан Алишев та бар иде.

Парламент дәресе алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин лицей директоры Елена Скобельцина озатуында лицей музеенда булды, Мариин кызлар гимназиясенә, "9 нчы Казан ВВС махсус мәктәбе"нә һәм "Декабристлар исемендәге 6 нчы Совет урта мәктәбе"нә багышланган экспозицияләрне карады. Төрле елларда бу мәгариф учреждениеләре лицейның тарихи бинасында эшләгән, биредә, гомумән алганда, 150 елдан артыграк дәвердә илебезнең лаеклы гражданнары тәрбияләнгән.

Казан Мариин кызлар гимназиясе 1872 елдан 1918 елга кадәр эшләгән. Монда төрле милләт кызлары белем алган. Россиядә император Александр II хатыны Мария Александровна ярдәме белән шундый 23 уку йорты ачылган. Гимназияне тәмамлаучылар шәхси пансионнарда һәм шәһәр училищеларының кече сыйныфларында белем бирү белән шөгыльләнә алган.

1941 елда лицей бинасында ачылган 9 нчы Казан махсус хәрби-һава көчләре мәктәбе малайларны очучылыкка  уку йортларына керергә әзерләгән. Узган ел ВВС махсус мәктәбенең 80 еллык юбилеена Советлар Союзы Герое, атказанган очучы-сынаучы Георгий Мосоловның улы ярдәмендә яңа экспозиция ачылган, Интернет челтәрендә сайт булдырылган, анда теләгән һәркем мәктәпнең танылган укучылары белән таныша ала.

Декабристлар исемендәге 6 нчы мәктәпкә багышланган музей күренекле тарих укытучысы Рәйсә Фәйзуллина җитәкчелегендә төзелгән. Бүген лицейда декабристлар нәселеннән булган Александр Муравьев эшли, ул рус теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәп шулай ук үзенең атаклы чыгарылыш укучылары белән дан тота. Хәтта лицей бинасы урнашкан урам бу уку йортын 1939 елны тәмамлаган Советлар Союзы Герое Шамил Рәхмәтуллин хөрмәтенә аталган.

Лицей укучылары бүген үзләрендә үткәрелә торган проектлар, аерым алганда, "Пушкин балы" турында да сөйләделәр, ул лицейның үзенчәлекле "визит карточкасы"на әйләнгән. Фәрит Мөхәммәтшинга шулай ук яңа этно-мәдәни проект тәкъдир иттеләр. Технология дәресләрендә укучылар халык һөнәренә, мәсәлән, тукучылыкка өйрәнәләр.

Парламент дәресләре быел февраль - март айларында Татарстанның барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында уза. Парламентарийлар сайлау округларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, мәктәп укучылары белән әңгәмә кордылар, экспертлар сыйфатында дәресләрдә катнаштылар. Быел парламент дәресе Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышланды. Дәрес темасы: «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" дип атала.

“Парламент дәресләре төрле темалар буенча уза, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - быел без Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән чорга,  утыз ел элек булган вакыйгаларга мөрәҗәгать иттек. Гражданның хокукларына һәм бурычларына аерым игътибар бирелде. Соңгы ике ай дәвамында депутатлар мәктәпләргә йөрде, Төп канунның нинди шартларда кабул ителүен, аның хәзер ничек эшләвен, җәмгыятьтә ихтыяҗ булуы хакында сөйләделәр.

Парламент җитәкчесе парламент дәресләренең тәрбияви ролен аерым билгеләп үтте. «Без яшьләрне олы тормышка әзерләргә тиеш, - диде ул, - тарихка мөрәҗәгать иткән хәлдә без бүгенге заманны да бәялибез. Шуңа күрә бүген без Украинадагы вакыйгаларны урап уза алмадык".  Ил Президенты махсус операцияләр үткәрүгә бәйле рәвештә башкарган гамәлләрне хуплау нисбәтеннән ул, аерым алганда, болай диде: «Украинаны зур сугышка әзерләгәннәр, зур арсенал корал белән тәэмин иткәннәр. Әгәр Владимир Путинның хәлиткеч гамәлләре булмаса, бик күп кан коелыр, югалтуларыбыз бик күп булыр иде».

2022 елның 1 февраленнән парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр конкурслары уза. Җиңүчеләрне апрель ахырында Дәүләт Советында бүләкләячәкләр.

Татарстанда беренче тапкыр парламент дәресе 2009 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республиканың мәгарифне үстерү институты катнашында Дәүләт Советы инициативасы буенча узды. Шул вакыттан башлап проект ел саен үткәрелә торган булды, быел ул 14 нче тапкыр уздырылды.

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.