Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны хәрби хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар

Бүген Лениногорск Украинада махсус хәрби операция уздыру вакытында батырларча һәлак булган Россия армиясенең өлкән лейтенанты Дамир Исламов белән хушлашты. Россия Героен соңгы юлга озату чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.


Матәм чарасын ачып, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы генерал-майор Рөстәм Миңнекәев билгеләп үткәнчә, Россия армиясе һәрвакыт батыр сугышчылар белән дан тоткан. "Катлаулы шартларда генераллар, офицерлар һәм солдатлар арасында аерма булмады, - диде ул. - Ватанны саклауда без барыбыз да тигез. Кызганычка каршы, иң яхшылар һәлак була, чөнки алар беркайчан да иптәшләре артына качмыйлар. Өлкән лейтенант Дамир Исламов командалыгындагы танк экипажы атакага ташланган дошман һөҗүмен беренче булып үз өстенә алды һәм, төгәл атып, дүрт танкны юк итте. Экипажның батырлыгы белән дошманның атакасы кире кагылды. Дамир безнең Ватаныбызны яклап һәлак булды. Халык үзенең каһарманнарын онытмас!»

Үзәк хәрби округның кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Белоконь РФ Президентының Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирү турындагы Указын укыды һәм дәүләтнең иң югары бүләген һәлак булучының әнисенә - Саҗидә Вәлиәхмәтовага - тапшырды.

“Без халкыбызның чын улы белән хушлашабыз, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, матәм митингында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика парламенты һәм хөкүмәте исеменнән һәлак булучы гаиләнең кайгысын уртаклашырга килдем. Бүген дистәләгән мең кеше сезнең кайгыны уртаклаша. Бик әзерлекле, тыйнак, игелекле, тәртипле кеше иде ул. Дамир Исламовның батырлыгы дәүләт башлыгы тарафыннан югары бәяләнде - аңа Россия Герое исеме бирелде. Дамирның исеме аны белгән кешеләрнең хәтерендә һәм күңелләрендә мәңге сакланыр".

Фәрит Мөхәммәтшин күпмилләтле Россиянең беркайчан да кемнедер яулау ниятләре булмавын ассызыклады. "Без һәрвакыт үзебезне якладык, һәм бүген Украина халыклары нацизмнан азат итү буенча бөек миссия башкарабыз, - дип билгеләде ул. - Һәм бу игелекле рольне безнең армия, Россиянең Хәрби көчләре үти. Алар зур сугыш куркынычын булдырмау өчен сугышалар. Каһарманыбызга мәңгелек дан!"

Һәлак булган геройның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова ил җитәкчелегенә улының батырлыгын бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. "Мин һәрвакыт үз улым белән горурландым, - диде ул, - һәм һәрвакыт горурланачакмын. Ул безнең йөрәкләрдә, дуслар һәм иптәшләрнең йөрәкләрендә калачак. Ил авыр вакытта үзенең улларын һәм кызларын югалта. Кемдер илне якларга тиеш".  

Тантанада шулай ук Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Казан югары танк училищесы башлыгы урынбасары Вячеслав Епифанцев һәм Дамир Исламовның сыйныфташы һәм дусты Альмир Ямалиев чыгыш ясадылар.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов Лениногорскида туган һәм үскән.

Лениногорск шәһәренең 6нчы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан югары танк училищесына укырга керә. Аны 2018 елда тәмамлый.

Хәрби хезмәтен Ростов өлкәсендә уза.

2022 елның 7 мартында Украинанада махсус хәрби операция уздыру вакытында һәлак була. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Указы белән Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде (үлгәннән соң).





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.