Утырышны ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль инфраструктураны һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча илкүләм проектларны һәм гамәлдәге программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Без «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин һәм республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектларга һәм программаларга йомгак ясыйбыз. Бу кирәкле, тормыш программасы, анда республиканың барлык районнары да актив катнаша», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан 12 илкүләм проектта катнашкан, анда 46 төбәк проекты кертелгән. Программаларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 34,1 млрд. сум акча бүлеп бирелгән.
2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә 3 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 16 балалар бакчасы, Кукмарада спорт залы, Казанда спорт комплексы һәм Алексеевск районында ябык шугалак, 3 авыл мәдәният йорты, Алабугада һәм Яшел Үзәндә 2 мәдәни үсеш үзәге төзелгән һәм ремонтланган. Моннан тыш, авария хәлендәге тораклардан 352 фатирда яшәүчеләр яңа торакларга күчерелгән, шулай ук 57 парк һәм сквер төзекләндерелгән, чистарту корылмаларын һәм су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләүгә, өч чүплекне юк итүгә ирешелгән. Төбәк проектлары кысаларында барлыгы 555 объект төзелгән һәм ремонтланган.
«Партия әгъзалары яңа төбәк һәм җирле проектларның инициаторлары булып тора, хәйриячеләрнең акчаларын җәлеп итә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Мәсәлән, «Демография» илкүләм проекты кысаларында гериатрик кабинетлар булдыру эше дәвам итә. Мәгариф учреждениеләрендә махсус партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында 1000нән артык шахмат зонасы ачылды. Бу эшкә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, предприятие җитәкчеләре, коммерциячел булмаган оешмалар, актив гражданнар җәлеп ителде».
Моннан тыш, быел мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча махсус проект старт ала. Аның кысаларында яңа уку елына республиканың 66 мәктәбен ремонтлау һәм җиһазлау планлаштырыла, бу максатларга 3,8 млрд. сум чамасы акча җибәреләчәк.
Лауреатларны һәм фотобәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына күчеп, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге проект республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышына һәм нәтиҗәләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. "Фотоконкурс аша кешеләр ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният һәм спорт объектларының төзелүен, юлларның тәртипкә китерелүен күрсәтә. Без кешеләргә аларның катнашуында әлеге проектларны гамәлгә ашыруны хакимият органнары тарафыннан өстенлекле итеп куйганнарын күрсәтергә теләдек".
2021 елда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2021» республика фотоконкурсына барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан 2,5 меңнән артык эш кергән.
“Безнең өчен бу конкурста бөтен республика халкының катнашуы мөһим, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова. - Мәсәлән, 2021 елда безнең мәдәният учреждениеләре илкүләм проект кысаларында беренче тапкыр музыкаль инструментлар белән тәэмин ителде. Бездә яңа китапханәләр, яңа китаплар барлыкка килде. Һәр районда фотолар белән Татарстан тарихына кереп калырдай эшләр эшләнә. Бу эш инде өченче ел дәвам итә».
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: «Республика иминлеге - һәркем мәнфәгатьләрендә», «Объективта балалар», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш». «Объективта балалар» номинациясендә ата-аналар белән берлектә балалар актив катнашкан. Әлеге номинациядә бүләкне Биектау районыннан Норкуловлар гаиләсе алды.
Фотолардан тыш, быел конкурска беренче тапкыр видеороликлар кабул ителде. Бүләкләр Татарстан районнарында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында иң яхшы видеороликлар өчен муниципаль берәмлекләрдәге комиссия җитәкчеләренә тапшырылды.
Биектау, Чүпрәле, Әлмәт районнары, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчеләре, шулай ук республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры гран-прига лаек булды.
Конкурста катнашучыларның эшләрен күчмә һәм мультимедиа күргәзмәләрендә күрергә мөмкин иде. Алар район мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә һәм күп функцияле үзәкләрдә эшләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте