Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү тармагы алдынгыларына, медицина җәмәгатьчелеге вәкилләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциягә һәм Татарстанның танылган спортчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

"Бу тантаналы чара – сезнең республиканың һәм тулаем илебезнең социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән өлешегезнең  бәяләү,  – диде парламент җитәкчесе, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы исеменнән сезне лаеклы бүләкләр белән котлыйм һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез – безнең горурлыгыбыз. Бүген, шул исәптән сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан илдә торак төзү, сәнәгать җитештерүе, төзелеш, инвестицияләр кертү буенча алдынгы урыннарны били. 2021 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,35 трлн. сум тәшкил иткән, 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, сәнәгать җитештерүе индексы 108,5 % тәшкил иткән, җибәрелгән продукция күләме - 4 трлн. сумнан артык. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 237 млрд сумга җиткән, төзелеш эшләре - 416,2 млрд сум, төп капиталга инвестицияләр - 665 млрд сум, ваклап сату - 1,086 трлн сум.

Милләтара һәм динара татулык "Татарстан моделе"нең нигезен тәшкил итә, дип саный республика парламенты җитәкчесе. "Май аенда Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тантаналар узачак, - дип искәртте ул. - Бу вакытка Җәмигъ мәчетен төзи башлау планлаштырыла.  Исегезгә төшерәм, узган елда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашында Казанда кабаттан торгызылган Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү булды. Быел Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә һәм Татарстан халыклары ассамблеясе оешуга 30 ел була".

Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручыларның гражданлык позицияләрен, намуслы хезмәт итүләрен, Ватанга битараф булмаган мөнәсәбәтләрен билгеләп үтеп, бүгенге халыкара хәлләр кискенләшкән шартларында илнең суверенитетын саклау өчен халыкларның бердәмлеге һәм бергәлеге зарурлыгын ассызыклады.  "Теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга безгә һәрвакыт үз традицияләребезгә һәм кыйммәтләребезгә тугрылык, татулык, бер команда булып килешеп эшли белүебез  ярдәм итте, – диде ул. – Бары тик бергә булганда гына без көчле, бердәм һәм халыкара аренада Россиянең абруен тагын да ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез. Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!"

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре илле татарстанлы алды.

I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән "Зенит" Казан волейбол клубы әгъзалары Артем Вольвич, Валентин Голубев һәм Максим Михайлов бүләкләнде. II дәрәҗә орден медале белән "Элекон" заводы эшчесе Алексей Гульцев һәм "Баулынефть" НГТИ баш энергетигы Әүхәт Юнысов бүләкләнде. "Татнефть" ГАҖ хезмәткәрләре Рамил Әһлиуллинга, Михаил Дылевскийга һәм Әхәт Хәертдиновка "Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. “Идел буе электр челтәрләре” предприятиесенең баш инженеры урынбасары Илдар Хәмитов Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале, "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "ТАССР төзелүгә 100 ел" медален һәм республиканың мактаулы исемнәренең күкрәк билгеләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Дәүләт Советы депутаты, “Спасение” иминият медицина җәмгыяте” ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Глушков, Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы Артур Идиатуллин, Дәүләт Советы Аппаратының эшләр идарәчесе урынбасары Альберт Вәлиев һәм Дәүләт Советы матбугат хезмәте өлкән белгече Эдуард Мөхәммәтҗанов та бар.

Аннары ТР Фәннәр академиясе академигы Энгель Таһиров ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга “Европа-Азия” халыкара гуманитар Академиясе һәм Мәдәният институты (ЮНЕСКО) тарафыннан гамәлгә куелган "Тынычлык розасы" ("Роза мира") алтын медален тапшырды. "Фәрит Хәйрулла улы бүгенге Татарстанны төзегән сәяси баганаларның берсе, - дип билгеләп үтте галим, халыкара оешманың карарын игълан итеп. - Абруйлы профессиональ сәясәтче буларак ул Россиядә дә, дөньяда да танылган шәхес".

Энгель Таһиров әйтүенчә, "Тынычлык розасы" алтын медале белән БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, ЮНЕСКОның төрле елларда генераль директоры Федерико Майор, Коитиро Мацуура һәм Ирина Бокова, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм башка танылган сәясәтчеләр һәм мәдәният эшлеклеләре бүләкләнгән.

 

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На общественных слушаниях комиссии по коммуникациям, информационной политике и свободе слова в СМИ Общественной палаты РФ. С председателем Комиссии Государственной Думы по информационной политике Валерием Комиссаровым и членом Общественной палаты Николаем Сванидзе. 13 ноября 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.