Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Владимир Жириновскийның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновскийның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

"Депутат, берничә чакырылышта Дәүләт Думасы вице-спикеры, оста оештыручы һәм һәрьяклап сәләтле шәхес булган Владимир Жириновский Россиянең Либераль-демократик партиясе төзелү башында торды, өч дистә елдан артык аның танылган лидеры һәм идея ягыннан илһамландыручысы булды, - дип билгеләп үтелә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәрелгән телеграммада, - һәрвакыт иҗтимагый тормышның үзәгендә була торып, ул хезмәттәшләре арасында абруй казанды һәм сайлаучыларның теләктәшлеген тойды".

Фәрит Мөхәммәтшин тәҗрибәле сәяси көрәшче, күп кенә президент һәм губернатор сайлауларында ЛДПРдан кандидат буларак катнашкан Владимир Жириновскийның заманча Россия дәүләтчелеген торгызуга, Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклауга зур шәхси өлеш кертүен әйткән.

«Бу хәсрәтле сәгатьтә Владимир Вольфовичның туганнарына һәм якыннарына, партия буенча хезмәттәшләренә һәм барлык фикердәшләренә көч-куәт телим», - диелә Дәүләт Советы Рәисе имзалаган телеграммада.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На Сабантуе в деревне Сярьги Всеволжского района Ленинградской области. 25 июня 2000 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.