Утырыш башланыр алдыннан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Координацион совет рәисе Игорь Паньшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Координацион совет әгъзалары - Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре, ТР Дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән бергәләп, республика оешмалары һәм предприятиеләренең мәгълүматны саклау технологияләрен үстерүгә багышланган стендларын карадылар. ICL-техно, Ростелеком, WebGard, Innostage компанияләре, "АкБарс" банкы, "Метроэлектротранс" МУП, "Альт" ААҖ, IT-паркның data Center вәкилләре, шулай ук ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге киберһөҗүмнән саклау һәм зарарлы компьютер программалары кертү буенча заманча технологияләрне оештыру һәм куллану тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Координацион совет утырышын ачып, Игорь Паньшин безнең республиканың дәүләт органнарын, оешмаларны һәм предприятиеләрне тышкы куркынычтан саклау максатыннан мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү һәм цифрлаштыруны үстерү буенча уңышлы эшен югары бәяләде. "Күп юнәлешләр буенча Татарстан - Идел буе округында гына түгел, ә тулаем илдә иң алдынгы төбәк, - дип билгеләде ул. - Мәгълүматны саклауны оештыру эшендә республикадан өйрәнерлек нәрсәләр күп. Соңгы айда дөнья нык үзгәрде, һәм куркынычсызлык мәсьәләләре беренче планга чыга. Хакимият органнарын һәм аеруча мөһим инфраструктура объектларын ышанычлы яклауны тәэмин итәргә кирәк".
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзендә Идел буе федераль округы җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның уңышлы үсешен дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән тыгыз хезмәттәшлегенән башка күз алдына да китереп булмавын билгеләп үтте. "Цифрлы киңлекне саклау, безнең яшьләрне тискәре мәгълүмат йогынтысыннан яклау хәзерге шартларда гаять актуаль һәм мөһим, - диде ул. - Безнең республика бу процесслар белән беренче ел гына шөгыльләнми. Күргәзмәдә көн саен 350 меңнән артык зарарлы программа эшләнүе турында мәгълүмат яңгырады. Бу киберһөҗүмнәр куркынычының никадәр көчле булуы һәм бүген карала торган мәсьәләләрнең гаять актуальлеге турында сөйли. Идел буе федераль округында фәнни нигезгә корылган производстволар һәм күп векторлы икътисад тупланган, ә шул ук вакытта Россия төбәкләрендә импортны алыштыру процессларын акрынайту, туктату турында хыялланучы тышкы көчләр бар. Мондый шартларда безгә саклау эшен камилләштерү белән җитди шөгыльләнергә туры киләчәк".
Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта IT-технологияләр һәм цифрлаштыру тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе аеруча актуаль. "Бүген конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаручы һәр предприятие мәгълүматны саклау системасын булдырырга, коммерцияле конфиденциаль мәгълүматның таралуына юл куймаска тиеш, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Ә көн саен киберһөҗүмнәр саны геометрик прогрессиядә үсә. Һәм заманның мондый куркынычларына каршы бергәләшеп эшләргә. Татарстан исә тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер".