Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Хөкүмәт хисабы каралачак

Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Хөкүмәт хисабы каралачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы 21 апрельдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Депутатлар 25 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 11 федераль закон проектын карауны планлаштыра.

Киләсе утырышның көн тәртибенә төп мәсьәлә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән 2021 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап булачак. Документ Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм Дәүләт Советының профильле юнәлешләр буенча барлык комитетларында да фикер алышынды.

"Тулаем алганда, Хөкүмәтнең комитетларда эшчәнлеге хупланды, депутатлар бүген көн тәртибендә торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен законнар чыгарып ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламентта Хисап буенча фикер алышуларны шәрехләп, - пандемия һәм санкцияләр белән бәйле барлык кыенлыкларга да карамастан, 2021 елда республика яхшы гына уңышларга иреште. Тулаем төбәк продукты үсеше 103%тан артык, торак һәм юл төзелешендә, социаль өлкәдә күрсәткечләр яхшы». Парламент җитәкчесе әйтүенчә, соңгы арада кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итү, азык-төлекнең аерым төрләренә бәяләр арту мәсьәләсе борчый. "Бөтен дөньяда, Россиядә шул ук хәл. Хөкүмәт, беренче чиратта, кибет киштәләре бушап калмасын һәм бәяләрнең спекулятив үсешен булдырмау өчен чаралар күрә, - диде ул, - бу катлаулы чорда безнең төп бурыч –  яңа чакыруларга каршы тору өчен дәүләт органнары көчләрен берләштерү".

Карала торган мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына ВКС режимындагы утырышта катнашу мөмкинлеге тудырыла. 

Утыз беренче утырышта депутатлар шулай  Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри хисап караячак. Бу хисап Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетлар утырышларында каралды.

Моннан тыш, көн тәртибенә 2021 елда Хисап палатасы эше турында хисап һәм «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының хәле һәм үсеше турында» доклад кертелгән, аның буенча ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының утыз беренче утырышына беренче укылышта законнарны һәм башка норматив актларны рәсми бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе, Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында закон проектлары каралачак. Шулай ук Татарстан Республикасының Бюджет һәм Экология кодексына үзгәрешләр кертә торган, оешмалар мөлкәтенә салым турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары депутатлар каравына чыгарыла.

Дәүләт Советы утырышында шулай мәктәпкәчә мәгариф оешмалары биналарын капиталь ремонтлауның федераль программасын эшләү мәсьәләсе буенча  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Т.А. Голиковага  Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате дә каралачак.

Хәзерге вакытта Татарстанда мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшли, аның кысаларында түбә һәм фасадларны, инженерлык челтәрләрен, биналарны бизәү һәм территорияләрне төзекләндерү каралган. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә программалы якын килү үзенең нәтиҗәлелеген раслады, һәм аны, депутатлар фикеренчә, тиешле финанслау белән федераль дәрәҗәдә дә таратырга кирәк.

Лилия Маврина утырыш барышында көн тәртибенә яңа өстәмә сораулар кертелергә мөмкин, дип белдерде.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.