Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

«Бердәм Россия» яңа партия проектларын гамәлгә ашыруга керешә

Бүген Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Луганск һәм Донецк халкына гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә катнашкан активистларга рәхмәт белдерде.  "Республиканың күп кенә эре предприятиеләре гуманитар ярдәм җыюда катнашу теләген белдерде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы тарафыннан азык-төлек, кием-салым, беренче кирәк-ярак продуктларын кертеп, 6 гуманитар ярдәм фурасы җибәрелгән, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең илдә һәрвакыт шулай булды - авыр минутларда кешеләр берләшә, шәфкатьлелек күрсәтә, катлаулы хәлгә эләккәннәргә ярдәм итә. Бу хис һәр татарстанлының күңеленә салынган».

Президиум утырышы көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләрнең берсе - “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бу елга кабул ителгән федераль, региональ һәм партия проектлары буенча фикер алышу булды. Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова республикада партпроектларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде. «Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 15 федераль партия проектыннан 14 проект, 4 төбәк һәм дистәләгән җирле проект гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта ике проект төгәлләнде, башка проектлар буенча эш дәвам итә», - диде ул.

Быел "Хайваннар дөньясын яклау", "Яшел икътисад" һәм "Эшмәкәрлек" дип аталган яңа федераль проектлар расланды. Моннан тыш, 12 апрельдә импортны алыштыру һәм индустриализация бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән  "Үзеңнекен сайла" проекты эшли башлады. "Әлеге актуаль мәсьәлә Россиягә карата дустанә булмаган илләрнең санкцияләре аркасында  импортны алыштыру белән бәйле. Бу эш партия ярдәмен, тәкъдимнәр, эшчәнлекнең бу юнәлешен көчәйтүне таләп итә. 2006 елдан гамәлгә ашырыла торган партия проектлары үзләренең нәтиҗәлелеген күптәннән исбатлады, халыкның конкрет проблемаларын хәл итү, сайлаучылар белән сәяси эшчәнлек алып бару өчен нәтиҗәле механизм булды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Илебез Президенты Владимир Путин һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән чыккан барлык илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бурычын куябыз, чөнки алар халкыбызны борчый торган иң кискен сорауларга кагыла".

Бүген президиум утырышында яңа партия проектларының региональ координаторлары һәм иҗтимагый советлары рәисләре кандидатуралары расланды.

Моннан тыш, президиум алга таба республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп  чыгару өчен  алдан тавыш бирүне уздыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк сәяси советы президиумы утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау - Казан, 1996 елның 28 марты
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.