Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжы студентлары белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжы студентлары белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжында укучы WorldSkills милли финалы призерлары, Worldskills 2021 - 2022 еллар чемпионатының республика этабында җиңүче студентлар белән очрашты. Булачак инженерлар һәм производствоны оештыручылар республика парламенты башлыгы белән республика икътисадының перспектив юнәлешләре, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу башланыр алдыннан студентлар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар, утырышлар залларын, парламент китапханәсен һәм парламентаризм музеен карадылар, Дәүләт Советы, аның комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар. 

Татарстан икътисадының күп юнәлешле булуының өстенлекләре турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, авиатөзелеш һәм суднолар төзелеше, авыл хуҗалыгы, ягулык, транспорт һәм башка тармакларның уңышлы эшләве республиканың тотрыклы үсешенең нигезе булып тора, дип ассызыклады. "Барлык бу тармакларда да әзерлекле эшчеләр һәм инженер кадрлар таләп ителә, алар безнең икътисадның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруда хәлиткеч роль уйныйлар, - дип билгеләде парламент башлыгы, - шуңа күрә безнең республикада югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Мәктәп партасыннан башлап ук һөнәри эш алып барыла. Бу бурычны хәл итүгә WorldSkills чемпионатында яшь белгечләрнең катнашуы да ярдәм итә. Һөнәри осталык буенча ярышларда уңышларга ирешеп, сез карьера үсеше һәм үз иҗтимагый статусыгызны ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырасыз".

Беренче курс студенты Алмаз Хәмәтшинның һөнәри һәм иҗтимагый биеклекләргә ирешү шартлары турындагы соравына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин, күп нәрсәнең гаилә тәрбиясенә, мәктәптә һәм вузда уку дәрәҗәсенә, үз коллективының тормышында катнашу активлыгына бәйле икәнлеген ассызыклады. "Кешеләрнең ышанычын яуларга, аларны хөрмәт итәргә, ялкауланмаска, укудан туктамаска һәм үз күнекмәләреңне арттырырга кирәк - болар барысы да зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибә туплауга китерәчәк һәм үз алдыңда куелган максатларга ирешүгә хезмәт итәчәк", - диде парламент башлыгы.

Кытай Халык Республикасыннан килгән студент Хань Чаньлинь республика һәм Казан югары уку йортларында чит ил студентларын укыту перспективалары турында сорау бирде. Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Татарстан республикасы биредә белем алырга карар кылган студентлар өчен һәрвакыт ачык. "Безнең республикада 160 меңнән артык чит ил студенты укый, - дип искә төшерде парламент җитәкчесе. - Бу югары мәктәпнең дәрәҗәсен һәм Татарстанның дөньядагы абруен тану турында сөйли. Икенче яктан, студент, Татарстанда укыгач, күпмилләтле халкыбыз мәдәнияте белән дә якыннан таныша алачак".

Фәрит Мөхәммәтшин көллият студентларына WorldSkills югары этапларында уңышлар һәм иң кыю һәм амбициоз максатларга ирешүләрен теләде.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.