Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин фермер хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларны дәүләт ярдәме программаларында активрак катнашырга чакырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа районына эш сәфәрендә булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың сигез районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, парламент башлыгы «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты, Буа район үзәк хастаханәсендә булды, табиблар һәм медицина персоналы белән аралашты.

Май аенда Кукмара, Мөслим һәм Чирмешән районнарында да шундый семинарлар узачак. Зона киңәшмәләре республикада 2010 елдан бирле үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очраша һәм килеп туган проблемалар турында фикер алыша. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бу эшкә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.

Киңәшмәгә кадәр Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Ранис Камартдинов озатуында Буа үзәк район хастаханәсен, ремонттан соң ачылган гериатрия кабинетын карады. "Алтын яшьтәге" буалылар сәламәтлек ныгытсын өчен монда бөтен шартлар тудырылган: кабинет медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, белгеч-гериатр эшли. Фәрит Мөхәммәтшин районда табиблар җитмәү проблемасы бармы, дип кызыксынды. "Буа РҮХ медицина персоналы белән 86% тәэмин ителгән, хәзерге вакытта максатчан юнәлеш буенча биш яшь белгеч белем ала, моннан тыш, Буада кадрлар мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итүче медицина көллияте бар», - дип җавап бирде учреждениенең баш табибы.

Шулай ук бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Хәтер бакчасы»акциясенә кушылды. Шәһәр паркларының берсендә парламент башлыгы Татарстанда туып-үскән, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаган авылдашлар истәлегенә каштан үсентеләре утыртты. Бөтенроссия акциясе бу көннәрдә илнең күп кенә шәһәрләрендә һәм авылларында уза.

Пленар утырыш кысаларында фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алыштылар. Хәзерге вакытта республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Ел саен шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләменең яртысыннан артыгын җитештерәләр.

Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәне ачып, начар табигать шартлары, көчле корылык булуга карамастан республиканың агросәнәгать комплексы узган елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады, дип билгеләп үтте. Татарстан кайбер күрсәткечләр буенча (сөт җитештерү буенча – беренче урын; бәрәңге - икенче; терлек һәм кош ите - алтынчы; йомырка – җиденче) илдә алдынгы урыннарда тора. Узган ел республика аграрийлары 2,35 млн. тоннадан артык ашлык җыеп алган, бу 2010 елга караганда өч тапкыр күбрәк. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, моңа яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирешелгән.

Бүген, моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында ил икътисадына яңа чакырулар барлыкка килде. "Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көче белән җитәрлек күләмдә азык запаслары булдырылды һәм кибетләргә, бүлү үзәкләренә кирәкле товарлар китерү тәэмин ителде, бәяләрнең нигезсез артуы туктатылды, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру да зур ярдәм булды. Хәзер ваклап сату стабильләште, сәүдә объектлары гадәти рәвештә эшли».

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Әмма кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимү очраклары бар. Дәүләттән мондый ярдәм булганда моңа юл куярга ярамый, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Бу ел уңышы өчен 480 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Сабан культуралары 805 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән (44%). Республика хуҗалыклары ташламалы бәяләрдән орлыклар, техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменә килгәндә, республикада бу юнәлеш һәрвакыт өстенлекле булды, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ел саен кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелә. Быел, тулаем алганда, республикада агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме өчен, 13 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Федераль ярдәм белән финанслау күләме 5 млрд. сумнан артык булган 28 чара гамәлгә ашырылачак. Федераль бюджеттан ярдәм чаралары күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланачак, республика бюджетыннан 8% ка артачак. "Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелә торган мондый ярдәм Россиянең бер генә төбәгендә дә юк", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе хуҗалык җитәкчеләрен дәүләт ярдәменең барлык программаларында да актив катнашырга чакырды. Өстәвенә, республикада «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы эшли башлады, ул гариза һәм документларны электрон рәвештә бирү процессын шактый гадиләштерә. "Бюрократик киртәләр киметелде, хәзер барысы да сезнең активлыкка гына бәйле, – дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе фермерларга һәм авыл җирлекләре башлыкларына, – Яңа мөмкинлекләрне өйрәнегез, урыннарда бизнес һәм эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып барыгыз, республика бирә торган мөмкинлекләр турында сөйләгез, гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итегез».

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, быел грантларның яңа төрләре кертелгән, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр күләме арттырылган. Аерым алганда, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү буенча дәүләт ярдәме күләме арттырылган. Бу аеруча кирәкле программа, 2015 елдан башлап 2,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык 558 млн.сумлык, шул исәптән узган ел 107 шәхси ярдәмче хуҗалык 50 млн. сумлык дәүләт ярдәме алган. Программада катнашучылар  баш санын 7 меңнән артык сыерга арттыруга ирешкән. Мини фермалар төзү буенча узган ел Буа (12 мини-ферма) һәм Чүпрәле (7 мини-ферма) районнары алда бара. Быелдан субсидияләрнең яңа юнәлеше - мини-сөт парклары һәм кооперативлары территориясендә эре мөгезле терлекләрне тоту буенча фермалар төзү.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу елның иң мөһим үзенчәлеге –импортны алыштыруга юнәлдерелгән булу. Әйтик, элегрәк чит илдә сатып алынган инкубация йомыркасыннан чебеш чыгару белән шөгыльләнүче кошчылар йомырка сала торган тавыклар һәм үрдәкләрне булдыру буенча проектларга гариза биргән иде. Шуңа күрә, профильле министрлык башлыгы сүзләренә караганда, кошларның баш саны кимергә тиеш түгел.

Авыл туризмын үстерү федераль дәрәҗәдә ярдәм итүнең яңа юнәлеше булып тора. 2022 елда «Агротуризм» грантын бирү өчен республикадан ике проект сайлап алынган инде. "Болар барысы да үсеш өчен файдаланырга кирәк булган ярдәм төрләре", - дип саный министр.

Бүген авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Узган ел программаны финанслау якынча 2,5 млрд. сум тәшкил иткән, 2,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, 39 гаилә яңа фатир алган. Авылда торак төзү өчен 1600 дән артык ипотека кредиты бирелгән, инженерлык челтәрләре төзелгән, социаль инфраструктура яңартылган. Быел программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Моннан тыш, республикада авыл территорияләре үсеше мониторингы үткәрелгән, авыл халкының социаль хәлен яхшырту, авыл халкын саклап калу буенча конкрет чаралар тәкъдим ителгән.

Гадәттәгечә пленар утырыш «сорау – җавап» режимында дәвам итте. Проблемалы мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр эше форматында фикер алыштылар. Депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр советы бүген бирелгән барлык сорауларны да эшкә алды. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, зона киңәшмәләренең узган сериясе нәтиҗәләре буенча беркетмә тулысынча үтәлгән.  

Утырыш авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларының еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.