Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрит Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Исәннәргә – хөрмәт, шаһитләргә – мәңгелек дан!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәшинның Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 65 ел тулу уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар!

2 сентябрьдә илебездә беренче тапкыр Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләве турында актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан) имза салынды. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң канкойгыч сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куелды.

Дәүләтебез тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күп милләтле халкыбызның Гитлерга каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә дә аңа охшаш сугышның булганы юк. Әйе, без Җиңүгә бик зур корбаннар бәрабәренә ирештек. Әмма ул Ватаныбызны яклауга дәррәү күтәрелгән халкыбызның какшамас рухын, бөеклеген, мөмкинлекләрен, ихтыяр көчен күрсәтте. Миллионнарча халык, олысы-кечесе – барысы да фронтларда һәм тылда Җиңү көнен якынайтты.

Бүгенге буын тыныч күк йөзе өчен сугыш һәм хезмәт ветераннары алдында мәңгелек бурычлы. Бөек азатлык миссиясен башкарганда: фашизмның бөтен дөньяга хакимлек итү идеологиясенә юлны япканда һәлак булган барча фидакарьнең истәлеге дә – мәңгелек.

Сугыш 1945 елның 9 маеннан соң да дәвам итеп, солдатларыбыз һәлак булды әле. Ерак Көнчыгышта күп миллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милита¬ристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык нигезе салынды. Безнең – Икенче Бөтендөнья сугышы каһарманнары, солдатлары дәвамчыларының бу фидакарь җаннарның бөтен кешелекнең якты киләчәге хакына Ватаныбызга тугрылыклы һәм намуслы хезмәт итүләрен онытырга хакыбыз юк.

Шул коточкыч сугышта совет халкының сугышчан данлы батырлыгы турында истәлек әлегәчә яши. Һәм менә бүген, дөньяда нацистлар Германиясенең соңгы союзнигын тар-мар итүнең данлы юбилее көнендә, бөтен игътибарыбыз хәзерге вакытта исән-сау яшәп ятучы Икенче бөтендөнья сугышы солдатларына төбәлгән.

Хөрмәтле ветераннар! Шул дәһшәтле еллардан елдан-ел күбрәк ерагаябыз. Сугышны сезнең сөйләгәннәрегез, китаплар һәм кинофильмнар аша гына белүче яңа буын үсеп җитте. Без сезгә булышырга, сезнең турында кайгыртырга гына түгел, бәлки яшьләргә данлыклы сугышчан һәм хезмәт традицияләрен тапшыруга да ярдәм итәргә тиеш. Ватанны ярату һәм аны яклау осталыгы – сезнең гаять зур мораль капиталыгыз әнә шул.

Сезгә, кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, дан-шөһрәт, ихтирам-хөрмәт! Һәлак булганнарга – мәңгелек дан!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

27 май 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин доклады
Чыганак: Казан шәһәре, 2010 елның 27 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри