Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ вәкилләре белән очрашуда: «Татарстан журналистикасы – күп кенә критерийлар буенча Россия Федерациясендә алдынгыларның берсе»

Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ вәкилләре белән очрашуда: «Татарстан журналистикасы – күп кенә критерийлар буенча Россия Федерациясендә алдынгыларның берсе»

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент башлыгы республика медиа бергәлеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уртак эш, гражданлык җаваплылыгы һәм үз эшләренә тугрылык өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Очрашу утызынчы елларда төзелгән, уникаль архитектура һәйкәле буларак танылган Матбугат йортының реставрацияләнгән бинасында узды. Бина Татарстанның матбугат һәм китап басу тарихы белән тыгыз бәйләнгән: төрле елларда биредә Татарстан китап нәшрияты, Матбугат министрлыгы, шәһәрдәге иң зур китап кибете, республиканың эре газеталары һәм журналлары редакцияләре эшләгән. Бу бинада танылган язучылар Муса Җәлил, Алексей Толстой, Александр Фадеев һәм башка бик күп шәхесләр булган.

 «Татарстан журналистикасы – күп кенә критерийлар буенча Россиядә алдынгыларның берсе. Тормышыбызга «цифрлар» шактый тирән үтеп керүгә карамастан, басма массакүләм мәгълүмат чаралары илнең һәм республиканың мәгълүмат кырын формалаштыруда мөһим роль уйнавын дәвам итә, хакимият белән җәмгыять арасында мөһим арадашчы булып тора, милли мәдәни кодны сакларга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта республикада 725 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 390ы – басма массакүләм мәгълүмат чарасы (рус телендә – 198 газета һәм 132 журнал, татар телендә – 113 газета һәм 43 журнал, керәшеннәр өчен – «Туганайлар», чуаш телендә – 5 газета, шул исәптән «Сувар» республика газетасы, удмурт телендә бер газета). Татарстан соңгы унъеллыкта төбәкләр арасында периодика саны буенча алдынгы позицияләрне саклый.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлегендә урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләү мәсьәләләренә аерым тукталды. Быел, бу нисбәттән карар кабул ителгән инде, 14 муниципаль районда 15 почта бүлекчәсен капиталь ремонтлау һәм техник җиһазлау планлаштырыла. "Соңгы елларда авыллардагы почта бүлекчәләренә игътибар җитми иде, бу социаль объектларның шәһәрдән, район үзәгеннән еракта яшәүче кешеләр өчен мөһим булуы сер түгел", - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүгенге көндә медиа тармагы үсешенең тенденцияләреннән берсе – онлайн, кәрәзле элемтә каналларына, социаль челтәр аша укучылар белән турыдан-туры аралашуга ихтыяҗ арту.  «Левада-центр» компаниясе мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең Интернет-ресурсларга һәм социаль хезмәтләргә ышанычы 10 ел эчендә дүрт тапкыр арткан, 2021 елда бу күрсәткеч 20% тәшкил иткән булган.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, "Татмедиа" холдингы әлеге мәйданчыкны үстерүгә аерым игътибар бирә, узган ел барлык басмаларның социаль челтәрләрдәге гомуми аудиториясе 34% ка арткан. Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында «Татмедиа» агентлыгы алдында тармакны цифрлы трансформацияләү буенча тагын да амбициоз бурычлар тора. Фәрит Мөхәммәтшин район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларын бу процесска активрак кушылырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, бүгенге көндә барган вакыйгаларны анализлап, аларны объектив яктырту кирәклеген искәртте. "Федераль үзәк тарафыннан законнар дәрәҗәсендә фейк яңалыкларга каршы торуга, дөрес хәбәрләр рәвешендә таратыла торган  иҗтимагый әһәмияткә ия булган һәм куркынычсызлыкка яный  торган ялган мәгълүматка каршы торуга юнәлтелгән чаралар күрелде, - дип басым ясады парламент башлыгы.

"Үзебезнең традицияләргә һәм рухи кыйммәтләргә тугрылык, бер команда булып нәтиҗәле эшли белү безгә  теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Быел Татарстан Республикасы Матбугат көне 24 нче тапкыр билгеләп үтелә. Дәүләт Советы тарафыннан әлеге бәйрәмне үткәрү турында Карар 1998 елның 24 июнендә, татар телендә чыккан «Нур» газетаның беренче номеры дөнья күргән көнгә туры китереп, кабул ителде. Бу вакыйга  1905 елда Санкт-Петербургта була. Газетага нигез салучы, аның мөхәррире һәм нәшире – танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе Гатаулла Баязитов. 1905 елның 19 маенда татар телендә газета булдыру турында Карар кабул ителү Татарстан профессиональ журналистикасы тарихында башлангыч нокта була.

Быел республиканың медиатармагында берничә әһәмиятле юбилей билгеләп үтелә. «Рабочий» исеме астында чыга башлаган «Республика Татарстан» газетасына 105 ел, «Казан утлары» журналына 100 ел, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә һәм Intertat басмасына 20 ел тула.  Казан университеты журналистика факультеты  60 еллык  юбилеен билгеләп үтә.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Участники саммита глав СНГ на экскурсии по Казанскому Кремлю в дни празднования 1000-летия Казани. 26 августа 2005 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.