Фәрит Мөхәммәтшин: “Буада яшәүчеләр тырыш, хезмәт сөючән булулары белән шәһәрне яхшы якка үзгәртәләр”
 Фәрит Мөхәммәтшин: “Буада яшәүчеләр тырыш, хезмәт сөючән булулары белән шәһәрне яхшы якка үзгәртәләр” |
| Видео/аудио |
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (2,29 мин.)
|
|
|
(4,72Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (2,57 мин.)
|
|
|
(5,75Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (1,53 мин.)
|
|
|
(3,63Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
1 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Буа муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды.
Татарстан парламенты җитәкчесе Буада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак йорт ачты. Бу йортта 6 сугыш ветераны яшәячәк.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге йортны ачканда, ил һәм республика җитәкчелеге ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди игътибар бирә, дип басым ясады. Ул яңа фатир алучыларны өй туйлары белән котлады.
Аннары Дәүләт Советы рәисе Буада күп функцияле үзәкне ачу тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин бу үзәкнең ачылуы Буада яшәүчеләр өчен уңайлы булачак, чөнки биредә социаль хезмәтләр бер бинада урнашкан, дип билгеләп үтте. Бу көнне биредә тагын бер мөһим вакыйга булды – Россия Пенсия фондының Буа районы идарәсе рәсми рәвештә ачылды. Буа районында яшәүчеләр өчен “Яшьләр” паркында күп функцияле физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше башлану да зур бүләк булды.
“Буада яшәүчеләр тырыш, хезмәт сөючән булулары белән шәһәрне яхшы якка үзгәртәләр”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы продукцияләре бәясен тотрыклы итү һәм халыкны продукт белән тәэмин итү өчен бар көчен куя дип белдерде. Аннан соң парламент башлыгы М.Вахитов исемендәге татар гимназиясен капиталь ремонттан соң ачу тантанасында катнашты.
“М.Вахитов исемендәге гимназия – бай тарихлы уку йорты, биредә күп кенә танылган фән эшлеклеләре һәм республика җитәкчеләре белем алган. Мин әлеге уку йортының төзекләндерелүенә бик тә шат. Ул алга таба да белемле һәм республика өчен файдалы шәхесләр тәрбияләр дип өметләнәм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин гимназияне ачу тантанасында һәм буалыларны Белем көне белән тәбрик итте.
Үз чиратында, Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров күрсәткән ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән гимназия директорына мәктәпкә заманча җиһаз сатып алу өчен сертификат, ә беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.
Тантанада катнашучы парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Буада капиталь ремонттан соң татар гимназиясе ачылуын Татарстан өчен истәлекле вакыйга дип атады.
Әлеге уңайдан шунысын искәртеп узарга кирәк, 2009 елның 19 ноябрендә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы барышында парламентарийлар гимназия бинасы белән таныша һәм аңа капиталь ремонт үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Һәм менә бүген, бер елга якын вакыт үткәннән соң, төзекләндерелгән гимназия укучылар өчен үз ишекләрен ачты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Кирегә
|