Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрит Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә республика халкына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин мөрәҗәгате

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә республика халкына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Россия Федерациясе халыклары белән бергә без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз.

Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, кан койгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Әлеге төр явызлыкка каршы көрәш – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Аны бары тик бердәм булып кына җиңеп була. Бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән бу рәхимсез җинаятьләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел.

Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт– республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.

Россия Федерациясендә терроризм актларын булдырмас өчен эшлекле һәм төгәл карарлар кабул ителә. Кешенең бәхетсезлегенә битараф булмау, җаваплылык һәм саклык күрсәтү – үзен чын гражданин итеп таныган һәркемнең олы бурычы. Уртак йортыбызның иминлеге, якыннарыбызның, туганнарыбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның исәнлеге безнең һәрберебездән тора дип әйтергә мөмкин. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен без гражданлык хисен, милләтләр бердәмлеген ныгытачакбыз, милли, дини яки социаль экстремизмга каршы көрәш алып барачакбыз.

Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең илебез бер. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен барын да эшли алачагыбызга мин чын күңелемнән ышанам.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

27 май 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин доклады
Чыганак: Казан шәһәре, 2010 елның 27 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри