Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советында сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды

Дәүләт Советында сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмәне ачып, Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, хәзерге вакытта республикада алдагы өч еллык чорга бюджет формалаштырыла, бюджет процессы федераль дәрәҗәдә дә башланды.

"Санкцияләргә карамастан, без республикабызның күптармаклы  икътисадының халык хуҗалыгының барлык юнәлешләрен дә саклап калдык, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – авыл хуҗалыгы секторы уңышлы эшли, Татарстан тулаем сөт саву буенча беренче урында тора».

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 2024-2026 елларга социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары буенча доклад белән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразын депутатларга Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Фикер алышу барышында парламентарийлар мәгариф учреждениеләрен (мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын) капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга, шулай ук республика территориясендә ислам банкингын кертүгә кагылышлы берничә мәсьәләне күтәрделәр. 1 сентябрьдән Россия Үзәк банкы илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да ислам банкингы буенча пилот проектны башлап җибәрде. "Безнең төп бурыч – ислам финансларын бертигез дәрәҗәдә куллану, – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов, – пилот проекты кысаларында хәзер актив эш бара, аңа күп кенә депутатлар кушылды".

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала. Дәүләт Советы Рәисе сенаторларны һәм Дәүләт Думасы депутатларын закон инициативаларын алга алып бару мәсьәләсен контрольгә алырга, ә республика парламентының профильле комитетлары рәисләрен Дәүләт Думасы комитетлары белән эшне активлаштырырга чакырды.

Россия Федераль Собраниесына сайланган  Татарстан депутациясе белән очрашулар традициягә әверелде. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен тармак өчен җаваплы булган депутат җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру буенча эшләр башкару.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.