Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президенты Х кубогының финал туры уеннарын ачты
Бүген Байлар Сабасында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе Президентының Х Кубогының финал уеннары старт алды. Ярышларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
Ярышларда катнашучыларны һәм оештыручыларны, спорт сөючеләрне, тренерларны һәм җанатарларны Татарстан Волейбол федерациясе исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин волейболның Татарстанда популяр спорт төре булуын билгеләп үтте. "Безнең республикада волейболны мәктәп укучылары һәм студентлар, эре предприятиеләр һәм компанияләр хезмәткәрләре, авыл хезмәтчәннәре, яшьләр уйный, - диде ул. - Шунысы игътибарга лаек, Россия волейболына 100 ел тулган елда республиканың волейбол Федерациясе Президентының Х кубогына уеннар уза. Волейбол, иң массакүләм команда спорт төрләренең берсе буларак, Татарстанда уңышлы үсеш алды. Безнең федерация 10 ел элек башлап җибәргән әлеге турнир бу спорт төрен яратучыларны елдан ел күбрәк җыя, катнашучыларның географиясе дә киңәя. Шул вакыттан бирле бу ярыш эре предприятиеләр һәм авыл районнары арасында иң масштаблы һәвәскәр волейбол турнирына әверелде. Бу сезонда сәнәгать предприятиеләренең 80 командасы һәм авыл районнарыннан 30 команда катнашты".
Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә һәм муниципаль район башлыкларына волейбол хәрәкәтенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин барлык районнарда да спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте. "Һәр муниципаль районда ким дигәндә бер универсаль спорт комплексы һәм йөзү бассейны бар, - дип ассызыклады Волейбол федерациясе президенты. - Ә боз спорт сарайлары саны 52гә җитте. Шундый заманча спорт комплексларының берсе булган Саба-Аренада бүген безнең уеннарның финал турын үткәрәбез. Катнашучыларга матур уеннар һәм яңа спорт уңышлары телим. Көрәшегез һәм җиңүләргә ирешегез! Үз районнарыгызның һәм предприятиеләрегезнең данын яклагыз!»
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов спорт уеннарында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул Саба җирендә волейбол турниры финалын уздыру районның спорт активлыгын тану булуын билгеләп үтте.
2023 елда ТР Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар финалында 8 команда катнаша. Сәнәгать предприятиеләре "Татнефть" ААҖ (Әлмәт), «Татэнерго» АҖ (Чаллы), "Казан-Восток-Сервис" ҖЧҖ (Казан) һәм «Газпром Трансгаз Казан»АҖ командалары. Авыл районнары командалары арасында призлы урыннар өчен Алексеевски, Саба, Сарман һәм Мамадыш муниципаль районнары командалары көрәшә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|