Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Казанда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнулинны искә алдылар

Казанда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнулинны искә алдылар

«Халкына хезмәт итеп, матур тормыш алып барды». Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп еллар бергә эшләгән чордашы Роберт Миңнуллинны әнә шундый сүзләр белән искә алды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең 75 еллыгына багышланган кичә узды.

– Республикага бөтен көчен, гомерен биргән якын кешебез – Роберт Миңнуллинны онытмыйбыз, истә тотабыз. Туган телебезне безгә өйрәтүче, саклап калучы, алга алып баручы егетләребезнең берсе. Без аның белән бик дус эшләдек. Ничә еллар депутат булды бит, минем урынбасарым булып та эшләде. Халык белән иң авыр очрашуларга да Роберт бара иде. Аның әйткән сүзләре һаман истә: гомер үтми ул, ә без аннан үтәбез. Бу, чыннан да, шулай. Роберт та үз юлын намус белән үтеп, якты дөньядан китеп барды, – дип сөйләде парламент җитәкчесе. – Вакыт узу белән Робертның юклыгы тагын да ныграк сизелә, сагындыра. Аның чыгышлары хәзер дә истә. Ипле, мөлаем, олы йөрәкле, кычкырып та әйтмәс. Сөйкемле кеше иде бит Роберт. Матур гына чыгып, үзенең фикерен туплап, әйтәсе сүзен җиткерә иде. Еш кына үзен нечкә күңелле сәясәтче дип атый иде. «Без бит язучылар, шагыйрьләр тормышка, дөньяга икенче төрлерәк карыйбыз», – ди иде.

Безне дә шуңа өйрәтә иде. Йөрәге янды, ләкин үз-үзен тыеп, моны күрсәтмәскә тырышты. Аңа гына хас булган юмор хисе, күңел зирәклегенә соклана идек. Елмаеп та әйтә иде, сүккән чакта, тәнкыйтьләсә дә, ачу калмый иде аңа. «Бәхетле кеше шагыйрь була алмый», – дип әйтә торган иде Роберт. Мин моның белән килешеп бетмәдем. «Ватанга, үз халкына шуның кадәр файда китергәндә, сине шулай яратканда һәм кадерләгәндә бәхетсез була алмыйсың», – дидем. Халкына хезмәт итеп, матур тормыш алып барды. Роберт Миңнуллинның иҗат чаткысы һәм игелекле гамәлләре безнең күңелләрдә, аның укучылары һәм киләчәкләре өчен көрәшкән халкыбызның хәтерендә мәңге сакланыр.

Кичәдә Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы балалар әсәрләренә республика әдәби конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.


 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.