Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачты

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачты

Бүген Казанда, М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия территориясендә яшь гвардиячеләр батырлыгына багышланган мемориаль комплекс ачылды. “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 18 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Бу тарихи вакыйга, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, яшь гвардиячеләргә, педагогларга һәм укучыларга мөрәҗәгать итеп, – Мондый мемориаль комплекслар ачу – илебезнең күпмилләтле халкының, шул исәптән яшь гвардиячеләрнең, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында хәтерне саклауга керткән өлешебез. Алдагы буын геройлары үрнәгендә без бүген дә яшьләребезне, яңа геройларны тәрбиялибез».

"Яшь гвардия" яшерен антифашист оешмасы җитәкчеләренең берсе булган Советлар Союзы Герое Олег Кошевой бюсты узган гасырның 80 нче елларында мәктәп ишегалдына куелган булган.  Аларның хәзерге дәвамчылары - “Бердәм Россия” партиясе яшьләр канаты вәкилләре, грант акчаларына бюстны торгызып кына калмаганнар, бәлки тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәшкән Советлар Союзы Геройлары Ульяна Громова, Любовь Шевцова, Сергей Тюленин, Иван Земнухов һәм Иван Туркеничның портретларын гранитка уеп  мәңгеләштергәннәр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе чараны оештыручыларга, партиянең төбәк бүлекчәсенә, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясенә", проектны турыдан-туры башкаручыларга мемориаль комплекс төзү буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу мемориал безнең геройларның – солдатларның, партизаннарның, яшерен оешма әгъзаларының тиңдәшсез батырлык һәм каһарманлык белән Ватанга тугрылыклы булуын исбатлаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эшен лаеклы дәвам итә", – диде парламент җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне үз-үзләрен аямыйча тылда хезмәт иткән, уртак Җиңүне якынайткан яшьтәшләренең тарихы, язмышы белән активрак кызыксынырга чакырды.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген безнең сугышчылар көн саен махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтәләр. Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия", "Яшь гвардия" вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Марат Ганиев, шулай ук муниципалитетларның вәкиллекле органнары вәкилләре булган хәрби хезмәткәрләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Укучыларга һәм яшь гвардиячеләргә сәламләү сүзләре белән Дәүләт Советы депутатлары Динар Бариев һәм Ольга Воронова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов мөрәҗәгать итте. 

Мемориаль комплекс ачылганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиядә булды, педагоглар белән аралашты, “Аҗаган” мәктәп музее эше белән танышты, аның экспозицияләре арасында яшь гвардиячеләрнең батырлыгы турында экспонатлар да бар.

Мәктәпнең актлар залында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардияче-волонтерлар, республика муниципаль районнарының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашты. "Мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче, гуманитар миссияләр оештыручы һәм аларда дә катнашучы волонтерлар –һичшиксез, геройлар. "Без бергә" гуманитар штаб көче белән генә дә махсус хәрби операция зонасына 155 тоннадан артык йөк озатылды, ә бөтен республикадан – 2 мең тоннадан артык,  – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Алтмышлап волонтер-яшьгвардияче яңа регионнарга гуманитар ярдәм күрсәтергә бардылар".

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләргә һәм волонтерларга, гуманитар миссияләрдә актив катнашучыларга “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретареның Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Хобби
Мавыктыргыч бильярд
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.