Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча лидер төбәкләр рәтенә керде

Татарстан мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча лидер төбәкләр рәтенә керде

Бүген «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында 2023 елда мәктәпләргә капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруга беренче нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 1384 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган. Ел ахырына 1765 бинаны тапшыру планлаштырыла, шуларның 1535ендә эшләр федераль бюджет акчаларын кулланып башкарылган, ә 230 бинаны төбәкләр акчасына ремонтлаганнар.

2023 елда төбәкләрнең яртысыннан артыгы «Бердәм Россия» партиясе Россия Мәгариф министрлыгы белән бергә тормышка ашыра торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча планны 90% ка яисә тулысынча үтәгән. "Мин отличникларны атыйм. Бу Вологда, Магадан, Мурман, Саратов, Сахалин өлкәләре, Адыгея, Ингушетия, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Тыва, Чечен республикалары, Санкт-Петербург. Бу төбәкләрдә быел планлаштырылган барлык ремонтлар да тәмамланды. Губернаторларга һәм региональ командаларга рәхмәт белдерәм", – дип билгеләп үтте Андрей Турчак. Тагын 46 төбәктә объектларның әзерлеге 90% тан артык.

Үз чиратында, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Татарстанны мәктәпләр төзү һәм капиталь ремонтлау буенча лидер төбәкләр арасында икәнен белдерде. Аның әйтүенчә, капиталь ремонт программасы буенча 3 меңнән артык бина ремонтланган инде. "Программа уңышлы бара, «Бердәм Россия»нең эш партиясе булуын күрсәтә. Аны 2025 елдан балалар бакчалары, колледжлар, балалар ял итү учреждениеләре өчен озайту карары хупланды. Бу карар кабул ителсен өчен, төбәкләр алган бурычларны үтәргә кирәк», – диде министр.

Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова сүзләренә караганда, 2022 елдан башлап Татарстанда капиталь ремонт программасы кысаларында 98 мәктәп ремонтланган. 2023 елда бу максатларга 4 млрд сум тотылган, эшләр 31 бинада башкарылган. "Халык программасы кысаларында эш барышын җирле халык, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре белән берлектә бердәмроссиялеләр тикшерде. Барысы да үз вакытында һәм төгәл эшләнде, мәгариф процессына берничек тә тәэсир итмәде, – диде  Минзәлә Закирова, – республикада мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү 2022 елдан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Татарстанда мәктәпләргә капиталь ремонт 2026 елга кадәр төбәк бюджетына финанслашу схемасы буенча үткәрелер дип көтелә».

Программаның мәҗбүри шарты булып РФ Мәгариф министрлыгы таләпләре буенча укыту һәм тәрбияләү чаралары өчен махсус җиһазландыру тора. Шуның нәтиҗәсендә  мәктәп биналары гына түгел, ә белем бирү процессын оештыру шартлары да яхшыра.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин республикада мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга зур игътибар бирелүен, ә программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсен партиянең төбәк бүлеге үз контролендә тотуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» Мәгариф министрлыгы белән бергә гамәлгә ашыра торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы партиянең Халык программасына керә һәм 2021 елда «Бердәм Россия» съездында Президент инициативасы буенча  эшләнде. Анда 7300гә якын мәктәп катнаша. Проекттан алып кабул итүгә кадәр барлык эш этапларын «Бердәм Россия» һәм мәгариф министрлыгы төбәкләрдә оештырган ата-аналар штаблары контрольдә тота. Быелдан башлап программада яңа төбәкләр дә катнаша.

Республикадан видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә шулай ук «Бердәм Россия»нең Татарстан регион башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТРда «Яңа мәктәп» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова, ТРда «Яңа мәктәп» партия проектының координаторы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.

 




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2024 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.