Казанда Иран Ислам инкыйлабының 45 еллыгын билгеләп үттеләр
Бүген Казанда Иран Ислам инкыйлабының 45 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү узды. Чараны оештыру инициативасы белән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чыкты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
"Иран Ислам инкыйлабының җиңүенә 45 ел тулды. Бишенче дистәне ваклап барган безнең дәүләтнең төрле өлкәләрдә зур казанышлары бар. Көнбатыш илләренең каты санкцияләренә карамастан, үз халкы һәм төбәктә иң тотрыклыларның берсе булган сәяси система ярдәмендә республика сайланган юл буенча үсешен дәвам итә», - дип ассызыклады Казандагы ИИР Генераль консулы Давуд Мирзахани. Дипломат шулай ук илнең мәгариф, фән, оборона сәнәгате, космик технологияләр казанышлары турында сөйләде һәм хәзерге вакытта Иран икътисадының дөньяда 17 нче урында булуын искәртте.
Татарстан ягыннан котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлауларын җиткерде.
"Узган 45 ел Иранның революциядән соңгы яңа дәүләтчелегенә ныклы нигез салынганлыгын раслады, ул бу авыр вакытларда һәрьяклап икътисади һәм иҗтимагый үсеш юлы белән хәрәкәт итә, халыкара мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Дөньяның иң борынгы, иң зур һәм абруйлы илләренең берсе булган Иранның бай һәм данлы тарихы сезне һәм ватандашларыгызны рухландырсын", - дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
"1979 елда борынгы Дәүләт тарихында яңа этап башланды, - дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада, - күп гасырлык уникаль мәдәният, сайланган идеалларга тугрылык, тырыш хезмәт һәм үз илен көчле һәм абруйлы держава итеп күрү теләге Иран халкына имин һәм гадел җәмгыять төзү юлыннан ышаныч белән барырга мөмкинлек бирә. Иран белән Татарстанның күпкырлы хезмәттәшлегенең динамик үсеше, хезмәттәшлекнең төрле форматларындагы парламент диалогы алга таба да безнең илләр һәм халыклар арасында дуслыкның алга таба үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышанам».
Чарада Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" МА язмасы буенча
Кирегә
|