Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

2 ноябрьдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды.

2 ноябрьдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды.


Видео/аудио
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (3,25 мин.) 
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (3,25 мин.)
(6,67Мб)
Видеоны карарга
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (3,39 мин.)  
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (3,39 мин.)
(7,01Мб)
Видеоны карарга
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (2,26 мин.) 
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (2,26 мин.)
(4,70Мб)
Видеоны карарга
Президиум көн тәртибенә 38 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Депутатлар Морат Гәделшин, Шакир Яһүдин, Светлана Захарова, Хафиз Миргалимов, Рафаил Нуретдиновларның өстәмә мәсьәләләр кертүе нәтиҗәсендә, көн тәртибе 49 сорау белән расланды.

Иң элек депутатлар “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы законны кабул итте.

Үзгәрешләр Татарстан Республикасы бюджеты керемнәрен 7,85 миллиард сумга – 133,8 миллиард сумга кадәр арттыруны күздә тота. Бюджет чыгымнары 5,45 миллиард сумга – 144,2 миллиард сумга кадәр арттырылган. Шул рәвешчә, бюджет дефициты 2,4 миллиард сумга кыскара.

Тулаем алганда, 2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын Кама Аланы, Чаллы, Чистай шәһәрләрен модернизацияләүгә бәйле комплекслы инвестиция планнары чараларына 3,3 миллиард сум (шуның 2,54 миллиарды федераль бюджеттан бүленә) акча юнәлтү хисабына арттыру күздә тотыла. Өстәмә рәвештә 1 миллиард сумны Казан метросы төзелешенә юнәлтү күздә тотыла.

Халык вәкилләре “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын тикшерделәр.

Алдагы өч елга Татарстанның социаль-икътисади үсеше фараз күрсәткечләре белән ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды. Билгеле булганча, социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә бюджет проекты эшләнә.

Икътисад министрлыгы фаразларына караганда, хезмәт хакы фонды 9,2 процентка артачак. Сәнәгатьтә җитештерү күләме, 2010 ел белән чагыштырганда, 6,3 процентка үсәчәк. Шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен 20 процентка киметү көтелә.

2011 елның бюджет проекты нигезенә түбәндәге күрсәткечләр салынган: эчке тулаем продукт 6,8 процентка үсәр, нефтьнең экспорт бәясе бер баррельгә - 75 доллар, доллар курсы 30,5 сум булыр дип фаразлана. Инфляция үсеше 6,5 процент тәшкил итә.

Республиканың төп финанс документы параметрлары белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Министр сүзләренчә, 2011 елга республика бюджеты керемнәре 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум, чыгымнары 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум тәшкил итә. Радик Гайзатуллин кытлыкны ташламалы кредит хисабына капларга җыенуларын әйтте. Шуның өстенә Татарстанның РФ Финанс министрлыгыннан алган 32,7 млрд. сум күләмендә кредитны каплыйсы бар. Киләсе елга шуның 5,6 млрд.сумын кире кайтарырга кирәк. “2011 елга бик киеренке бюджет формалаша. Өстәмә керемнәр дефицитны каплауга китәчәк”, - дип белдерде министр.

2011 елдан иминият взнослары 26 проценттан 34 процентка җиткереп арттырылачак, Россия Финанслар министрлыгы югалтулар турында исәп-хисаплар җыеп алса да, бу юнәлештә компенсацияләр бирелү турында бернинди дә сүз бармый.

Моннан тыш, 229 нчы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, 2011 елда төшеп калачак һәм киләсе елларда түләнеләчәк җир салымына һәм муниципалитетларның башка салымнарыннан керемнәр киләсе елга аз буласы мәгълүм, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча компенсация киметелә: шул рәвешле, республика бюджеты 10,5 млрд. сум акча югалтачак.

Шундый шартларда да республика бюджетыннан финанслана торган социаль әһәмияттәге 16 программа киләсе 2011 елда да саклана һәм бюджетның 64 процентын биләп тора.
Билгеле булганча, киләсе ел бюджетының социаль юнәлеше саклана. ТР Финанс министры сүзләренчә, бу бигрәк тә республика мәгарифен яңартып кору буенча эшләнгән стратегиядә ачык чагыла. Билгеле булганча, 2010 елның 1 сентябреннән укытучыларга эш хакын яңача түләү системасы буенча бирәләр. Моның өчен киләсе ел бюджетында 2 млрд. 780 млн. сум акча каралган.

Аерым алганда, 2011 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджетында мәгариф өлкәсенә - 34 млрд. 918 млн. сум, республика бюджетында 18 млрд. 433 млн. сум акча каралган. Мәдәният һәм кинематография тармагына – тупланма бюджеттан 3 млрд. 630 млн. сум, республика бюджетыннан 1 млрд. 628 млн. сум акча каралган. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теле-радио тапшыруларга – 954 млн. 400 мең сум; фәнгә 227 млн. 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк дип көтелә.

“Илкүләм икътисад” һәм “Торак-коммуналь хуҗалык” бүлекләрендә күздә тотылган бюджет ассигнованияләрен анализлау күрсәткәнчә, 2010 ел белән чагыштырганда әлеге юнәлешләр буенча бүленгән акчаларны арттыру каралган.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2011 елда сәламәтлек саклауга 12 004 827,0 мең сум акча каралган. Агымдагы елда бу өлкәгә 11 339 923,8 мең сум акча бирелгән. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль-техник яктан тәэмин ителеше һәм капиталь ремонт өчен каралган акча күләме, “2010-2013 елларга хастаханә эчендәге инфекцияләрне кисәтү” һәм “Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне кисәтү” максатчан программаларын финанслау узган ел дәрәҗәсендә калган.

2011 ел бюджет проектында “Социаль сәясәт” бүлегенә 15 929 982,0 мең сум акча каралган. Аерым алганда, ятим калган балаларны торак белән тәэмин итүгә - 53 млн. 300 мең сум, күпбалалы гаиләләргә бу максатларга 103 млн. 900 мең сум акча планлаштырылган. 2009-2010 елларда бу өлкәгә бер тиен дә акча бүлеп бирелмәде.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер тармакларга киләсе елга акча азрак каралган. Мәсәлән, федераль бюджеттан хәрбиләрнең авырлы хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие өчен каралган финанслар күләме кими. Шулай ук балаңны балалар бакчасына йөрткән өчен түләнгән акчаны компенсацияләүгә дә акча азрак каралган.

Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары һәм эшсез гражданнарның үзмәшгульлеге өчен каралган чыгымнарның артуы күзәтелә. Эш урынын алмаштырып, башка җиргә күчеп килгән кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, Халыкның мәшгульлегенә йогынты ясау буенча республика программасын эшләтү күздә тотыла.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республиканың киләсе ел бюджетында “Милли оборона” бүлегенә - 81 млн. 893 мең сум, “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенә - 3 млрд. 757 млн. 737,6 мең сум, “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегенең “Суд системасы” бүлекчәсенә 217 млн. 553,6 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Республика дәрәҗәсендә муниципаль берәмлекләрнең бюджетларын баланслы, ягъни кытлыксыз итү турында карар кабул ителгән. Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен бирелә торган дотацияләр күләме 3 млрд. 759 млн. 274,3 мең сум күләмендә карала. Җирле бюджетларга бүленә торган субвенцияләр 8 млрд. 551 млн. 071,6 мең сум күләмендә карала. “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегенә - 5 млрд. 176 млн. 747,9 мең сум, “Муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелүче гомуми характердагы бюджетара трансфертлар” бүлегенә 7 млрд. 938 млн. 404,1 мең сум акча каралган.

Республика бюджеты чыгымнарына килгәндә, 2011 елның 1 июненнән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең (мәгариф хезмәткәрләреннән башка) хезмәт хакы - 6,5 процентка, студентларның стипендияләре 6,5 процентка артачак. 2011 елның 1 гыйнвареннан продуктлар һәм медикаментлар алу өчен чыгымнар 6,5 процентка индексацияләнә.

Федераль бюджеттан килә торган акчаларга килгәндә, Татарстан 2011 елда төрле юнәлешләр буенча 8,5 млрд. сум акча алачак. 2012 елда ул - 7,5 млрд. сум, 2013 елда 6,9 млрд.сум тәшкил итәчәк. Федераль үзәктән килә торган финансларның кимүе кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның вакыты чыгу белән аңлатыла.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Парламент "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2011 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" Татарстан Республикасы законы проектын тулаем кабул итте.

Әлеге закон проекты “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе Социаль иминият фондына, Федераль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондына һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондларына иминият кертемнәре турындагы” Федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә эшләнгән. Ул РФ субъекты законы белән ел саен, “Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль законы тарафыннан каралган пенсиягә социаль өстәмә билгеләү өчен, пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүне күз алдында тота.
Закон проекты республикада 2011 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 3992 сум дип билгели. Әлеге күләм пенсионерның "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" закон тарафыннан билгеләнгән яшәү минимумы һәм 2011 елда пенсионерның куллану кәрҗиненә кергән товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үсеше фаразлары нигезендә килеп чыккан.
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясендә, тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы күләме 2011 елга 5315 сум тәшкил итә.

Татарстанда 2011 елда пенсиягә федераль социаль өстәмә 44 меңнән артык кешегә түләнәчәк. Агымдагы елда бу категориягә кергән кешеләрнең саны 41 меңнән артып киткән.

Бүген депутатлар “Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме турында” закон проектын тулаем кабул итте.

Билгеле булганча, бүгенге көнгә кадәр умартачылык җитәкчеләрнең һәм тармак белгечләренең, җирле үзидарә органнары вәкилләренең шәхси тырышлыгына, умарта күчләре һәм умарталык хуҗаларының инициативасына гына нигезләнеп килде. Бу тармакны күтәрүгә юнәлдерелгән көчләрне берләштерү зарурлыгы өлгерде, шулар арасында аны хокукый яктан тәэмин итү чараларын күрү аерым урын алып тора.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә бу өлкәдә бердәм закон акты юк. Шул ук вакытта күп төбәкләрдә умартачылык турында законнар кабул ителгән һәм эшләп килә.

Бу закон проектын кабул итү бал кортларын тоту өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне, алырны авыл хуҗалыгының энтомофиль үсемлекләрен серкәләндерү өчен куллануны, умартачылык продуктларын алуны, кешеләрне умарталарның тискәре физик, психологик тәэсиреннән яклауны тәэмин итүне, умартачылык белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүне, шулай ук Татарстан Республикасы териториясендә умартачылыкка дәүләт ярдәмен күрсәтүне хокукый яктан җайга салырга ярдәм итәчәк.
ТР Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы территориясендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләр билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тулаем кабул итте.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, әлеге закон проектына карата дүрт тәкъдим кергән. Депутат Рафаил Нуретдинов 15 процент “катылык”тагы эчемлекләрне эш көннәрендә – кичке сәгать җидедән алып иртәнге унбергә кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә тәүлек буе сатуны тыярга тәкъдим итте. Комитет әгъзалары фикерен һәм РФ субъектларында моңа охшаш законнарның нигезнамәләрен тормышка ашыру турындагы белешмәләрне исәпкә алып, әлеге тәкъдим кире кагылды.
Билгеле булганча, этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында” Федераль закон нигезендә, РФ субъектларына әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләрне билгеләү хокукы бирелгән.
Әлеге законны эшләү Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы халкы тарафыннан алкоголь эчемлекләрне куллануның артуына бәйле. Закон проекты Татарстан гражданнарының сәламәтлеген яклауга һәм тормышын уңайландыруга юнәлдерелә.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР территориясе ваклап сату предприятиеләрендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сатуны кичке сәгать уннан (22.00) алып иртәнге сәгать унга (10.00) кадәр тыю тәкъдим ителә. Бу чикләү рестораннар, барлар һәм кафеларга кагылмый.

Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, әлеге закон проектын халыкның күпчелеге хуплый.
Депутатлар, “Татарстан Республикасы Конституциясенең 65 һәм 76 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты турында фикер алышып, аны тулаем кабул итте. Әлеге закон проекты ТР Прокурорына ТР Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукын бирүне күз алдында тота.

Хәзерге вакытта РФнең 70тән артык төбәгендә федерация субъектлары прокурорларына үз парламентларында закон чыгару инициативасы хокукы бирелгән.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин сүзләренә караганда, ТР Прокурорына бу хокукны бирү хокук җирлегенең бердәмлеген тәэмин итүгә уңай йогынты ясаячак.

Әлеге закон проектын беренче укылышта караганда, депутатлар законның 76 статьясын тулыландырды. Аның нигезендә, ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасы хокукы булганнарның исемлеге тәгаенләнә. Бу закон проекты белән, бу хокук ТР Президентына, ТР Дәүләт Советы Президиумына, ТР Конституция судына бирелә.

2011 елда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар үсеше 15 проценттан артмаячак дип белдерде республика тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина утырыш кысасында узган Хөкүмәт сәгатендә..

М.Фәйрушинаның сүзләренә караганда, республика тарафыннан тарифлардагы үзгәрешләр буенча тәкъдимнәр формалаштырылып, Федераль тарифлар хезмәте каравына тапшырылган. 2011 Татарстанда электр энергиясенә тарифлар үсеше 8,47 дән 10,3 процентка кадәр тәшкил итәчәк, җылылык энергиясе уртача 11,6 процентка арта. Су белән тәэмин итүгә тарифлар үсеше уртача 12 процент тәшкил итәчәк.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, депутатларга искәрткәнчә, республикада аз тәэмин ителгән гражданнарга субсидияләр саклана. “Торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләре гомуми керемнәренең 21 процентыннан артык тәшкил иткән гаиләләр субсидиягә өметләнә ала. Бу – республика казанышы һәм без аны саклыйбыз”, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышы эшендә тәнәфес игълан ителде. Сессиянең кайчан дәвам итәчәге ТР Дәүләт Советының Президиум утырышыннан соң билгеле булачак.

Утырышны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.