Фәрит Мөхәммәтшин: “Төбәкләр үзләрендә Конституция судларын оештырырга тиеш”
 Фәрит Мөхәммәтшин: “Төбәкләр үзләрендә Конституция судларын оештырырга тиеш” |
|
3 ноябрьдә Казанда РФ субъектларының Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив Советы утырышы узды. Совет утырышында РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, “Россия Федерациясе субъектларында Конституция нигезендәге гадел хөкем: аның торышы, проблемалар, перспективалар” дип исемләнгән җыенда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп: “Республика беренчеләрдән булып үзендә ТР Конституция судын оештырырга кирәк дигән фикергә килде. Быел ул 10 еллыгын билгеләп үтте”, - диде. Һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде.
Татарстан парламенты башлыгы ТР Конституция судына 10 ел эчендә гражданнардан һәм юридик затлардан меңнән артык мөрәҗәгать керүен әйтте. “Ун ел дәвамында судьялар, РФ һәм ТР Конституциясе нигезендә карарлар кабул итеп, гамәлдәге законнар сагында торды. Соңгы елларда бу институтның абруе үсә”, - диде спикер.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, РФ субъектларында Конституция нигезендәге гадел хөкем институтлары үсеше акрын бара. “Без әлеге институтларның урыннардагы хакимият тарафыннан хуплануын һәм актив үсүен телибез. Бу, үз чиратында, конструктив хезмәттәшлек итәргә һәм гомумфедераль хокук кырын ныгытырга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде ул.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Конституция судлары РФнең 17 субъектында эшләп килә. 2010 елның гыйнваренда Ингушетия Республикасы Конституция суды эшчәнлеген башлап җибәрде. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Россиянең башка төбәкләрендә дә Конституция судларын оештырырга кирәк. “Федераль һәм региональ вәкаләтләр чикләнгән булганлыктан, монда куркырлык нәрсә юк. Конституция суды кеше һәм Конституция хокукларын яклау сагында тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Валерий Зорькин утырышта “Россия Федерациясе субъектларында Конституция нигезендәге гадел хөкем: аның торышы, проблемалар, перспективалар” дигән темага доклад ясады. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә Конституция нигезендәге гадел хөкем өлкәсендәге проблемаларны аңлаганы һәм судьяларга Казанда җыелырга мөмкинлек тудырганы өчен, рәхмәт белдерде.
“Тагын бер кат Казанда җыелуыбызны хәерлегә юрыйм. Ул тагын бер тапкыр РФ субъектларының Конституция һәм устав судлары эшчәнлеге турында фикер алышырга мөмкинлек бирә”, - диде В.Зорькин, монда да, һәр тармактагы кебек, уңай факторларның да, башкарыласы эшләрнең булуын да әйтеп.
РФ Конституция суды рәисе үз чыгышында Россия төбәкләрендәге Конституция судлары эшчәнлегенә төрле яклап бәя бирде. Һәм Татарстанны мактап телгә алды. Совет утырышы тәмамлану белән, анда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде.
“РФ субъектларының Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив Советы Татарстан тырышлыгы аркасында даими эшли торган органга әйләнде”, - дип белдерде В.Зорькин. Аның сүзләренә караганда, бүгенге утырышта РФ субъектларының Конституция (устав) судлары арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр турында фикер алышканнар.
“Төбәкләр үзләрендә Конституция судларын оештырырга тиеш. Бу, үз чиратында, Россиянең хокук җирлеген югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
РФ субъектларының Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив Советы утырышында ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов Совет рәисе урынбасары итеп сайланды.
“Татар-информ” мәгъләмат агентлыгы
Кирегә
|