Фәрит Мөхәммәтшин: “Шәхси секторда гаять зур ресурслар бар. Кешеләрне кызыксындыра белергә кирәк”
 Фәрит Мөхәммәтшин: “Шәхси секторда гаять зур ресурслар бар. Кешеләрне кызыксындыра белергә кирәк” |
| Видео/аудио |
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (2,54 мин.)
|
|
|
(5,53Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (3,32 мин.)
|
|
|
(6,74Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (2,15 мин.)
|
|
|
(4,26Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
12 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Мөслим районында булды. Биредә авыл халкы эшчәнлегенең активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү һәм гаилә фермаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узды.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, ТР буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәте вәкилләре, якын-тирә муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, район кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашучылар берничә объектны карады. Кунаклар беренчеләрдән булып “Чайка” кошчылык фермасы белән танышты, биредә йомырка һәм ит юнәлешендәге тавыклар үстерү белән шөгыльләнәләр. Әлеге хуҗалыкның фермеры Дамир Шәңгәрәев авыл халкы өчен 20 дән артык эш урыны булдырган. Әлеге фермер хуҗалыгы 2006 елдан бирле эшли. Д.Шәңгәрәев буш торучы биналарны үзләштергән һәм хәзер актив рәвештә фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дамир Шәңгәрәев фермер Дамир Шәңгәрәев эшчәнлеген башка авыл җирлеге башлыкларына үрнәк итеп куйды.
Киңәшмәдә катнашучылар Яңа Усы авылында “Молоконот” модуль мини-сөт заводы эше белән танышты. Аның җитәкчесе Рафил Нуретдиновның сүзләренә караганда, мини-заводта кефир, эремчек һәм каймак җитештерелә. Әмма әлегә барлык продукцияне дә сату мөмкин түгел. Р.Нуретдинов кунакларга шулай ук бу мини-заводны ачканда үзе юлыккан кайбер проблемалар хакында да сөйләде.
Моннан тыш, аграр форумда катнашучылар Мөслим авылында урнашкан гаилә сөт фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды. Кунаклар шулай ук заманча чәчү комплекслары һәм туфрак эшкәртү техникасы җитештерелә торган “Агромастер” ҖЧҖ эше белән танышты. Предприятие үз продукциясен Россия Федерациясе территориясендә һәм БДБ илләрендә дә сата.
Әлеге объектлар белән танышканнан соң район кунаклары авыл халкы эшчәнлегенең активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсенә җыелды. Әлеге чараны ачып, Татарстан парламенты башлыгы моннан бер ел элек Татарстанның беренче Президенты күрсәтмәсе белән республикада авыл халкы эшчәнлегенең активлыгын арттыруны максат итеп куйган киң колачлы агитация кампаниясе башлануы хакында искәртте. “Тулаем алганда, башлангыч нәтиҗәләр авыл җирлекләре башлыкларының моның белән кызыксынуы һәм җаваплылыгы хакында сөйли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа сайланган башлыклар да яңа көч һәм энтузиазм белән үз вазифаларына керешерләр дип өметләнәм”.
ТР Дәүләт Советы Рәисенең сүзләренә караганда, Татарстанның муниципаль хакимият формалашу һәм үсү юлында ясаган тәүге адымнары җитди һәм җаваплы сынау булды. “Әлеге эшкә күп санда кешеләр җәлеп ителде, алар алдында мөһим карарлар кабул итү бурычы торды”, - дип ассызыклады ул. Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, Бөтендөнья финанс-икътисади кризис һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тискәре йогынты ясаган табигать катаклизмнары белән бәйле узган елгы һәм быелгы катлаулы шартлар җирле идарәчеләр өчен үзенчәлекле имтихан булды. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, шуңа да карамастан, көзге мунициапль сайлаулар оешкан төстә узды. Татарстан парламенты спикеры ТР Президенты күрсәтмәсен үтәп, азык-төлек кытлыгына юл куймаганнары өчен район башлыкларына рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыкларны үстерү, авыл халкы эшчәнлегенең активлыгын арттыру буенча алып барылган эш муниципаль хакимиятнең нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерийга әверелергә тиеш. “Һәр кеше белән эшне җайга салырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе авыл җирлекләре башлыкларына. - Шәхси секторда гаять зур ресурслар бар. Кешеләрне кызыксындыра белергә кирәк”. Аның сүзләренчә, кайбер районнарда уңай мисаллар күз алдында – соңгы бер елда ТР Хөкүмәте ярдәмендә авылда яшәүче күпләрнең активлыгы “уянды”. Быелның 9 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөт сату күләменең артуы да моны ачык раслый. Парламент башлыгы искәрткәнчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекләрнең баш санын саклап калу өстенлекләрнең берсе санала.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Дәүләт Советы Рәисе муниципаль идарәчеләрне тагын бер мәртәбә җитди эшкә юнәлдерде. Ул халыкның үзмәшгульлеген оештыру өчен федераль субсидияләр җәлеп итүдә пассивлык күрсәткән башлыкларны тәнкыйть утына тотты. “Сез федераль үзәк һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән ташламалар һәм мөмкинлекләр турында белергә тиеш”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Кирегә
|