Кызлар спикердан ни сорый?
 Кызлар спикердан ни сорый? |
|
Чемпион булырга һәм кияүгә чыгарга! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы спортчыларына әнә шундый үгет-нәсихәт бирде.
Парламент бинасына кунакка килгән туташлар да җавапсыз калмады. Алар спикердан республиканың волейбол федерациясен җитәкләүне сорады.
Соңгы елларда Татарстан командалары даими рәвештә җиңүләр яулый һәм аларны республика җитәкчелеге кабул итә. Кызык, әмма әлегә кадәр хатын-кыз командалары мондый хөрмәткә лаек булмады. “Динамо-Казан”ның да суперлигада уңышлары юк әле. Әмма команда быел яңа уенчылар туплады, ә аларның бишесе әле ике атна элек кенә Япониядә дөнья чемпионы исемен яулады. Казан спортчылары ил чемпионатында читтә ике очрашу уздырып, икесен дә үз файдаларына төгәлләде. Бүген исә алар тәүге тапкыр үз тамашачысы алдында чыгыш ясаячак.
Әлеге матч алдыннан алар парламентта кунакта булды. “Дәүләт Советына бу кадәр озын буйлы кунакларның килгәне юк иде әле, – дип каршы алды Фәрит Мөхәммәтшин кызларны. – Ә хәзер инде сездән зур җиңүләр көтәбез”.
Шуны гына көткәндәй, сүзгә Татарстан эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров кушылды. “Фәрит Хәйруллович, сезгә берничә тапкыр тәкъдим ясадык, әмма кире кактыгыз. Тагын бер кат сорыйбыз: Татарстан волейбол федерациясен җитәкләсәгез иде”, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшинның беренче урынбасары Александр Гусев (“Рубин” клубының президенты вазыйфаларын да башкара) Дәүләт Советында төп спорт төренең футбол булуын әйтсә дә, милиция генералы үз фикереннән кире кайтмады: “Хатын-кызлар сорый. Ә аларның сүзен кире кагып булмый”. Парламент спикеры бирелергә мәҗбүр булды: “Уйлап карармын. Әмма ул вакытта башкаларга да нык эшләргә туры киләчәк бит”.
Ил чемпионатындагы мөмкинлекләр, тормыш шартлары турында сөйләшкәч, кабул итүче як һәм кунаклар сезон ахырында тагын очрашырга сүз куешты. Дөрес, ул вакытта “Динамо-Казан” чемпион булып танылырга тиеш. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин туташларга алтын медаль генә түгел, тормыштагы парларны да Татарстанда эзләргә киңәш итте. Ә аларга ир-егетләрнең игътибарын җәлеп итү авыр булмаячак, спортчыларга танылган җитештерүчедән тун алу өчен сертификатлар бүләк иттеләр.
“Динамо-Казан” клубы 2002 елның көзендә барлыкка килә һәм ул вакытта “Казаночка” исемен йөртә. Беренче елны ук Россия чемпионатының беренче лигасын отып, “Б” югары лигасына чыга. Ә икенче елны безнекеләр “А” югары лигасына күтәрелүгә ирешә. Команданы Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз канаты астына ала. 2005 елда “Казаночка” Россия волейболының иң югары дивизионы – суперлигага чыга. Ике елдан алар чемпионатта да, кубок ярышларында да иң көчле дүрт команда арасына эләгә. Әмма ике ел элек финанслау белән бәйле проблемалар килеп чыккач, “Казаночка” суперлигадан төшеп кала. Команданың исемен алмаштыралар һәм “Динамо-Казан” Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән чыгыш ясый башлый. Узган ел алар кабат суперлигага әйләнеп кайтты һәм иң көчлеләр арасында җиденче урынны алды. Бу юлы исә кызлардан чемпионлык өмет итәләр. Яңарган команда составында әле күптән түгел генә дөнья чемпионы исемен яулаган Екатерина Гамова, Татьяна Кошелева, Вера Улякина, Мария Борисенко, Екатерина Кабешова кебек волейбол “йолдыз”-лары уйный.
Илнар Хөснуллин, “Ватаным Татарстан”
Кирегә
|