Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы эшен дәвам итте
 Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы эшен дәвам итте |
|
1 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышы үз эшен дәвам итте. Аның эшендә 2 ноябрьдә тәнәфес игълан ителгән иде. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Президиум утырышның көн тәртибенә өстәмә 73 сорау тәкъдим иттте. Шулай ук депутатлар Морат Гаделшин, Валентина Липужина, Хафиз Миргалимов үз тәкъдимнәре белән чыктылар. Нәтиҗәдә утырышта 78 мәсьәлә карарга тәгаенләнде.
Парламент “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итте.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты Комитет рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 195 төзәтмә кергән. Шуның 133ен хупларга тәкъдим ителә.
ТР Хөкүмәте төзәтмәләреннән күренгәнчә, федераль казнадан Татарстан Республикасы бюджетына җибәреләсе акча күләме 12, 9 млрд. сум дип расланган. ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга кагылышлы. Өченче блок бюджет акчасын бүлекләр буенча яңадан бүлеп чыгу белән бәйле.
ТР Хөкүмәте, бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешен - 92 658 222,4 мең сумга (беренче укылышта 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум дип каралды), чыгым өлешен 103 446 714,8 мең сумга (башта 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум иде) җиткерергә тәкъдим ителә. 2011 елга бюджет кытлыгын 10 788 492,4 мең сум (башта 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум) итеп тәгаенләү сорала.
Бүген утырышта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең барысы да хупланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр хупланды. Аерым алганда, ул сәламәтлек саклаучы дәүләт учреждениеләрен медицина иминияте системасы аша финанслауны арттыруны сорый. А.Гусев шулай ук ятим, караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итүгә каралган акчаны арттырырга тәкъдим итте. Депутатлар бу максатларга каралган 53 млн. 300 мең сум акчаны 106 млн. 600 мең сумга кадәр арттыруны хуплап тавыш бирде. Мондый ук тәкъдим белән коммунист Хафиз Миргалимов та чыккан иде.
КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән башка төзәтмәләр кире кагылды. Алар арасында нык искергән йортларда яшәүчеләрне социаль торак белән тәэмин итүгә, республика музейларын (аеырм алганда, Ленин музеен) төзекләндерүгә, авыруларга кичектергесез рәвештә операцияләр ясауга финансларны, балалар пособиеләрен арттыруга, җирлекләрне су белән тәэмин итүгә кагылышлылары бар иде.
Депутатлар ТР Халыклары ассамблеясе эшчәнлеген тәэмин итү өчен финанслар күләмен 700 мең сум күләмендә раслауны хуплады. Шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан тәкъдим ителгән бер төркем төзәтмәләр дә хупланды. Алар коррекцион мәктәпләрне һәм санаторие тибындагы учреждениеләрне финанслауны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшыру белән бәйле.
Комитет тарафыннан кертелә торган ике тәкъдим РФ Президентының РФ субъектлары административ үзәкләрендә РФ Президентының кабул итү бүлмәләрен ачуга кагылышлы күрсәтмәсен үтәүгә кагылышлы. ТР Юстиция министрлыгының чыгымнарын 5 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә.
Халык вәкилләре беренче укылыәта “Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турында” закон проектын кабул итте. Аны депутатларга Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов тәкъдим итте.
“Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап сатуны һәм куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль закон белән, билгеле бер җәмәгать урыннарында (балалар, мәгариф һәм медицина оешмаларында, бөтен төр җәмәгать транспортында, мәдәният, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларында) сыра сату тыела.
Әлеге закон нигезендә җирле үзидарә органнары РФ субъектлары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгели.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә миллионнан артык кеше исерткеч эчемлекләр куллану белән мавыга. Ә 11-18 яшьтәге 10 млн. баланың 50 проценты даими рәвештә исерткеч эчемлекләр һәм сыра эчә. Росстат мәгълүматларына караганда, 2007 елда, эчеп, 75,2 мең кеше якты дөнья белән саубуллашкан.
Илкүләм алкоголь ассоциациясе биргән мәгълүматлар буенча, 2008 ел башына 60 меңнән артык бала рәсми рәвештә эчкече дип танылган. Чынлыкта бу күрсәткеч күпкә артыграк. Социология сораштыруларыннан күренгәнчә, сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләр 13-17 яшьлекләр күп сатып ала торган эчемлекләрдән санала.
Депутатлар фикеренчә, әлеге проблемаларга сыраның тәүлек буе чикләнмәгән күләмдә сатылуы сәбәпче.
Татарстан закон проекты белән, сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибен булдырырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, закон проектында сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү буенча комиссиянең вәкаләтләре тәгаенләнә; мондый урыннарның исемлеген раслау, алып бару, кабаттан карау һәм игълан итү тәртибе регламентлана.
Шулай итеп, билгеле бер муниципаль берәмлекләр территорияләрендә сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләүне җирле үзидарә органнарына тапшырырга тәкъдим ителә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге закон кирәк. “Хәзер исә сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү буенча комиссиянең вәкаләтләрен тапшыру мәсьәләсе тора. Мин бу вәкаләтләрне муниципаль берәмлекләр советларнына бирергә кирәк дип саныйм. Әлеге коллегиаль орган барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып эш итәчәк”, - диде спикер.
Депутатлар әлеге закон проекты буенча чыгыш ясаган Рафил Ногмановтан сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләргә нәрсәләр керүе белән кызыксынды. Бу сорауга төгәл генә җавап булмау сәбәпле, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, депутатларның тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга тәкъдим ителде.
Утырышта “Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты социаль яклау һәм ятим, караучысыз калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законнарны камилләштерү максатыннан эшләнгән. “Опека һәм попечительлек турында” Федераль законның 16 нчы статьясы нигезендә, опекага алучылар һәм попечительләр үз эшләрен акча алып та, бушлай да башкара ала. Ә тәрбиягә бала алган гаиләләргә акча түләү каралган. ТР Гаилә кодексының 146 нчы статьясында тәрбиягә алучы ата-анага гына түләнергә тиешле акча күләме билгеләнгән. “Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты белән, опекага алучылар һәм попечительләргә акча түләргә тәкъдим ителә.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Россия Федерациясеннән депортацияләнергә яки административ рәвештә чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту өчен, махсус учреждениеләр булдыру тәртибе турында” закон проектын әзерләде. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов белдергәнчә, тормыш чынбарлыгы әлеге законны эшләүне таләп итә.
Татарстан Республикасында депортацияләнергә яки Россия Федерациясеннән җибәрелергә тиешле затлар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең махсус бүлегендә тотыла. 2008 елда судлар, яшәү һәм хезмәт итү шартларын үтәмәгән өчен, 307 чит ил гражданын Россиядән чыгарып җибәрү турында карар кабул иткән. Аларның 174е Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең махсус бүлегендә тотылган. 2009 елда исә Россиядә яшәргә хокукы булмаган мондый гражданнарның исәбе 569га җиткән. Аларның 256сы махсус бүлеккә эләккән. Нәтиҗәдә илдән җибәрелгән 224 кешенең 126сы – юл чыгымнарын үзе күтәргән, 98е өенә федераль бюджет хисабына кайтап киткән.
Агымдагы елда чит ил гражданнарын Россиядән чыгарып җибәрү турында карар 314 кешегә карата кабул ителгән. Аларның 118е Казан эчке эшләр идарәсенең махсус бүлегенә китерелгән.Рафил Ногманов сүзләренә караганда, РФ Президенты йөкләмәсе буенча, субъектларда Россия Федерациясеннән җибәрелергә тиешле затларны вакытлыча тоту өчен, махсус учреждениеләр булдыру юнәлешендә эш алып барылырга тиеш.
Бу максаттан, ТР Дәүләт Советы Рәисе карары белән, Депортацияләнергә яки Россия Федерациясеннән җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту өчен, махсус учреждениеләр булдыру тәртибе турында” закон проектын эшләү буенча эшче төркем төзелгән. Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, бер ел дәвамында мондый бер учреждениене тоту республика бюджетына 5 322978 сумга төшә.
Депутатлар, РФ Дәүләт Думасында “Полиция турында” федераль закон проекты каралу нисбәтеннән, РФ Президенты Дмитрий Медведевка, РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга, РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловка мөрәҗәгать кабул итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов билгеләп үткәнчә, әлеге федераль закон 2011 елның мартыннан гамәлгә керәчәк. “Милициядән полициягә әйләнү генә әллә ни үзгәреш алып килмәс. Шуңа күрә хезмәт итү тәртибен һәм шартлары турындагы норматив хокукый актларны эшләүне, Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен социаль гарантияләр белән тәэмин итүне тизләтергә кирәк”, - дип саный депутатлар. Россия Федерациясе җитәкчелегенә әзерләнгән мөрәҗәгать тә - нәкъ шул турыда.Билгеле булганча, әлеге закон проекты буенча ТР Дәүләт Советында депутатлар белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре очрашып сөйләшкән. Бу федераль законда социаль гарантияләр турында төгәл генә әйтелмәгән.
Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Кирегә
|