Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин “Волга” яратучылар клубын җитәкли

Фәрит Мөхәммәтшин “Волга” яратучылар клубын җитәкли

Үз вакытында Россия Хөкүмәтендә зур урын биләгән сәясәтче Борис Немцов барлык түрәләрне дә "Волга" автомобильләренә күчереп утырту хакында хыялланган иде. Ниһаять, аның бу хыялы, өлешчә генә булса да, Казанда тормышка ашты. Тарихи "ГАЗ-21" машиналарына ия булучылар тарафыннан оештырылган "Клуб-21"нең беренче утырышына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин әнә шул машиналарына утырып килделәр. Хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та үзенең "ГАЗ-21"ен җыелган халыкка күрсәтте.

Парламент башлыгы Әлмәт шәһәр Советының башкарма комитетында эшләгән елларында ук "Волга" машинасын үз иткән. Ул вакытта комитет җитәкчесенең ике урынбасарына бер машина булган. Мөхәммәтшин ул автомобиль белән ничек йөрүләрен әле дә онытмый. Ә инде хәзерге "ГАЗ-21"не Дәүләт Советы җитәкчесе 12 ел элек сатып алган. Шунысы кызык, Фәрит Хәйруллович машинасын үзе ремонтлый икән. "Ул минем яшьлегем истәлеге. Әлеге модель үзе дә һәрвакыт яшь булып калды. Кайчак гаиләм белән шушы автомобильгә утырып йөрибез. Безне күрүчеләр баш бармакларын өскә таба күтәреп "Во!" диләр. Машинам - минем хоббием", – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Казан автосалоннарының берсе янында уздырылган утырышка Рөстәм Миңнеханов "Мерседес"ка утырып килде. Ә менә "ГАЗ-21" машинасы аның балачак хыялы булган. Ник дигәндә, премьерның әтисе шундый машинада йөргән. Хөкүмәт җитәкчесе беренче тапкыр руль артына нәкъ менә шундый автомобильгә утырган.

Илсур Метшинның машинасы исә аның үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк. 1959 елда ук чыгарылган "тимер ат" ялтырап тора. Заманча җиһазландырылган әлеге автомобильне мэрның туган көненә туганнары һәм дуслары бүләк иткәннәр. "Минем мондый иске уенчыгым да юк хәтта. Хәзер исә ял көннәрендә эшкә шушы машина белән йөрергә җыенам", – ди ул.

"Клуб-21" әгъзалары шундый ук машина ияләре белән танышып, бер-берсенә ярдәм итәргә, уртак авточаралар оештырырга ниятлиләр. Ә инде бу оешмага танылган кешеләрнең керүе клуб әгъзаларының саны артуга китерәчәк. Бүгенге көндә Татарстанда 460тан артык "ГАЗ-21" автомобиле теркәлгән. Әмма "Клуб-21"гә башка модельдәге иске машина хуҗаларын да кабул итәчәкләр. Әйтик, Риф Яруллинның 1945 елда чыгарылган "М-1173" автомобиленә кайчандыр РСФСРның мәдәният министры урынбасары, аннары Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов утырып йөргәннәр. Тарих бит бу. Шунысы кызык, РФ Президенты Владимир Путинның да "ГАЗ-21" автомобиле бар.

Яңа ачылган «Клуб-21»нең президенты итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

«Ватаным Татарстан»



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.