Фәрит Мөхәммәтшин: “Клуб 21” ярдәмендә “ГАЗ-21” автомобильләре икенче гомерен кичерә”
 Фәрит Мөхәммәтшин: “Клуб 21” ярдәмендә “ГАЗ-21” автомобильләре икенче гомерен кичерә” |
|
21 июльдә Яшел Үзән районының Ильинка авылында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге катнашында “ГАЗ-21” автомобиленә мөкиббән китүчеләрне берләштергән “Клуб 21” беренче Халыкара фестивале ачылды. Анда Молдова Республикасы, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән килгән кунаклар, шулай ук “Клуб 21” клубы президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Клуб 21” 2006 елның 19 июлендә оештырылды. Хәзерге вакытта клуб составында 121 кеше исәпләнә, шуларның 41е бүгенге фестивальдә катнашты. Фестивальдә катнашу өчен иң озын юл үткән кунаклар арасында Молдова Республикасы гражданины Юрий Юрихин һәм аның ике дусты да бар иде. Үз автомобильләрендә (аларның “яше” 40 елдан да артып китә) алар Татарстанга кадәр 2300 чакрымнан артык юл узган.
41 “ГАЗ-21” автомобиленнән тыш, фестивальдә иске маркадагы башка машиналарда килгән кунаклар да катнашты. Шулар арасында 1950нче елларда чыккан дүрт “Москвич” автомобиле дә бар иде. Чараны оештыручылар фикеренчә, фестивальдә катнашучы машиналарның уртача “яше” 50 яшьтән артып китә.
“Сезгә Россия автосәнәгатенә битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт. Без моның белән элекке елларда чыккан машиналарның чит ил модельләреннән калышмавын раслыйбыз. Хәзерге вакытта әлеге автомобильләр безнең клубта үзләренең икенче гомерен кичерә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Клуб 21” президенты шулай ук клубның барлык әгъзалары да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне үзләренә бурыч итеп алуын билгеләп үтте. “Бу – безнең төп максат, без сезнең белән, беренче чиратта, юлларда аварияләрне булдырмас өчен көрәшергә тиеш”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фестиваль программасы һәвәскәрләр дәрәҗәсендәге төрле спорт ярышлары конкурсын үз эченә ала. Шулай ук автомобильне карау буенча дусларча тәҗрибә уртаклашу, запас частьләр сатып алу буенча мәгълүмат алмашу да күздә тотыла. “Машина йөртүчеләр бер-берсе белән элемтәләрне җайга салыр дип өметләнәбез. Һәм аларның кызыксынган әйберләре машиналар белән генә чикләнмәячәк”, - диде “Клуб 21”нең башкаручы директоры Риф Яруллин.
Фестивальдә катнашучылар чараны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновка рәхмәт белдерде. Ул үзе дә, ретроавтомобиль хуҗасы булганлыктан, клуб әгъзаларына кушылырга әзер булуын хәбәр итте.
“Татар-информ”
Кирегә
|