Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Күп милләтле булуыбыз – ул казаныш һәм байлык”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Күп милләтле булуыбыз – ул казаныш һәм байлык”


Видео/аудио
 
(4,31Мб)
Видеоны карарга
9 декабрьдә Әлмәттә Татарстан Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Кунаклар утырыш башланганчы төрле объектларда булып, нефтьчеләр каласы белән таныштылар. Алар башта Татарстанда иң зур чиркәүләрнең берсендә булды. Алексей атакай православие храмынынң төзелеш тарихы турында сөйләде. Аннары кунаклар Р.Фәхретдин исемендәге мәчетдә булды. Мәчетнең эчке ягы кунакларда тирән хисләр калдырды.


Кунакларның республиканың нефтть башкаласындагы программасы "Татнефть" спорт комплексында район һәм шәһәр территориясендә яшәүче халыклар Спартакиадасын ачу тантанасы белән дәвам итте. Ярышларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәриит Мөхәммәтшин катнашты.

Ул уеннарда катнашучыларны сәламләде һәм район территориясендә яшәүче төрле халыкларның дуслыгы һәм татулыгы хакына уңышлар теләде.

Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбубакиров сәламләү сүзендә, Әлмәттә мондый Спартакиада беренче тапкыр үткәрелә дип билгеләп узды. Ул ярышлар даими узачагына өмет белдерде.
Нефть башкаласында ТР Халыклар ассамблеясе спартакиадысы спортның 6 төре: мини-футбол, бокс, грек-рим көрәше, өч төр ярыш, волейбол, бильярд буенча уза. Бүген ТР Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышына килгән шәһәр кунаклары таҗик һәм үзбәк диаспорасы вәкилләре арасында үткәрелгән боксны карады. Фәрит Мөхәммәтшинга ярышлар истәлеге итеп боксер перчаткалары бүләк ителде. Кунаклар шулай ук грек-рим көрәшен, бильярд карады. Дәүләт Советы Рәисе форсаттан файдаланып бильярд буенча “Бердәм Россия” партисенең җирле бүлеге бүләгенә үткәрелгән турнир җиңүчеләрен котлады.
Искәртеп үтәбез, бүген Әлмәт күпсанлы кунаклар кабул итә - Татарстан халыклары Ассамблеясенең 130га якын вәкиле республиканың нефть башкаласына килә. Бу Ассамблея Советы утырышында шулкадәр күп төрле милләт вәкилләре катнашкан уникаль очрак.

Шулай ук күп санлы кунаклар 16 нчы шәһәр мәктәбендә булды. Биредә укучылар татар, әрмән, әзербайҗан, рус, мари һәм башка халык биюләрен башкарды. “Без барыбыз да биредә укый торган балаларның балкыган йөзләрен күреп шатланабыз. – Алар барыбызга да күп миләтле Россиядә һәм Татарстанда ничек дөньяның кадерен белеп тынычлыкта–татулыкта яшәргә кирәклеген үрнәк итеп күрсәтә”.

“Күп милләтле булуыбыз – ул казаныш һәм байлык. Бәлки, без көндәлек тормышта бу мәсьәләргә җитди игътибар бирмибездер. Әмма тормышта безнең халыклар арасындагы тынычлыктан, татулыктан, дуслыктан да кыйммәтрәк нәрсә юк”, - диде ТР Халыклар ассамблеясе башлыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында .

Чарада ТР премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбубакиров, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Халыклар ассамблеясе Советы әгъзаларын, кунакларны сәламләде. Ул Әлмәт җитәкчелегенә республиканың нефть башкаласында күчмә утырыш уздырырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде. Татарстан парламенты башлыгы Әлмәттә төрле объектларда булды һәм бу территориядә милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеген югары бәяләде. “Без Әлмәттә чын милләтара бәйрәм күрдек”, - диде ул.

Ул чыгышында Татарстан халыклары Ассамблеесе эшчәнлеге, аерым алганда, хисап бирү–сайлау конференциясе хакында сөйләде. Бигрәк тә Фәрит Мөхәммәтшин милли иҗтимагый берләшмәләрнең Сабантуй, Республика көне, ТАССРның 90 еллыгы, Нәүрүз, «Уяв», «Питрау» бәйрәмнәре кебек этномәдәният чараларында катнашуын ассызыклады. Ул бәйрәмнәр уза торган муниципаль район җитәкчеләренә республиканың илкүләм сәясәтен гамәлгә ашырган, этномәдәни оешмалары үсеше өчен уңайлы шартлар булдырган һәм аларның эшчәнлеген хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.

“Милли берлекләрнең лидерлары үз эшчәнлекләренә яшьләрне җәлеп итә. Бу яхшы тенденция”, - дип белдерде ТР парламенты башлыгы. Моның белән бәйле рәвештә, ул Ассамблеянең милли-мәдәни автономияләр командалары арасында футбол буенча чемпионат үткәрү турында искәртеп узды.

Бүгенге утырышта республиканың муниципаль берәмлекләрендә дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру турында мәсьәлә әһәмияткә ия булды. Кайбер муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары бу юнәлештә эшләгән дәүләт илкүләм сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру буенча уңай эш тәҗрибәсе белән танышу файдалы булачак, дип саный Фәрит Мөхәмәтшин. Ришат Әбубакиров Әлмәт районында дәүләт илкүләм сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

“Мигрантлар белән эшләү мәсьәләсе бездән җитди игътибар таләп итә. Соңгы вакытта аларның агымы Россиягә, аерым алганда Татарстанга кимеми”, - диде Фәрит Мөхәмәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә. ТР Дәүләт Советы спикеры фикеренчә, бу мәсьәләләр белән хокук саклау органнары гына түгел, ә милли-мәдәни автономия җитәкчеләре үзләре дә шөгыльләнергә тиеш.
ТР парламенты башлыгы утырышка нәтиҗә ясап, гражданнарның законсыз гамәлләрен ачыклауга гына түгел, ә гомуми культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән агарту эшләренә дә игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. “Югары дәрәҗәдәге культура һәм әхлак вакыты килер һәм кешеләр закон бозып баю турында уйлаудан туктар дип уйлыйм,”- диде ул.

Очрашу муниципаль берәмлекләрнең һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең аерылып торган вәкилләренә ТР Халыклар Ассамблеясенең Мактаулы грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды. Россия әрмән халкы берлегеннән Фәрит Мөхәммәтшинга РФ халыклары дуслыгын ныгыткан өчен медаль тапшырылды.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Спикеру Государственной Думы РФ Вячеславу Володину презентовали ИТ-проекты резидентов технопарка им. Попова. Во время мероприятия Фарид Мухаметшин отправил посылку с комплектом книг в парламентскую библиотеку Государственной Думы РФ. Иннополис. 13 февраля 2017 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.