|
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин принц Майкл Кентский белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин принц Майкл Кентский белән очрашты |
|
Казанга принц Майкл Кентский килде. Җәмәгате белән Россия буйлап сәяхәт итүче Бөекбритания короле гаиләсе әгъзасын Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.
Татарстан парламентында узган очрашуда Фәрит Хәйрулла улының хатыны Луиза ханым Мөхәммәтшина, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе – РТ Президенты тышкы эшләр Департаменты директоры Тимур Акулов, вице-премьер, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, сәүдә һәм тышкы икътисадый элемтәләр министры Хафиз Салихов катнаштылар.
Иң элек Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга парламент бинасын күрсәтеп йөрде. Соңрак алар утырышлар залына үттеләр. Дәүләт Советы Рәисе мәртәбәле кунакларга Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышын бәян итте. “Безнең төп бурычыбыз - күпмилләтле Татарстан халкының дус-тату яшәвен тәэмин итү”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы принцка үзенең иске машиналар белән мавыгуы турында да сөйләде. ГАЗ-21” “Волга” автомобилен сөючеләрнең “Клуб 21” гә берләшүләрен әйтте.
Үз чиратына Майкл Кентский республика җитәкчеләренә үзен шулай хөрмәтләп каршы алулары өчен зур рәхмәтен белдерде. “ Екатеринбургтан Мәскәүгә баручы автоузыш вакытында без Казанны иске “Бентли” тәрәзәләре аша күргән идек. Бүген бирегә “Чайка”да килдек, - диде принц. -Әлеге ретроавтомобиль тәрәзәсенннән шәһәрнең яңа детальләрен дә искәрдек”.
Майкл Кентский Татарстан компанияләренә үз акцияләрен Лондон фонд биржасында активрак урнаштырырга тәкъдим итте. “Мин бу мәсьәләдә булышырга һәрвакыт әзер,” - диде принц.
Майкл Кентский Казанда бер көн булачак. Фәрит Мөхәмәтшин кунакларга көнбатыш һәм шәрыкъ мәдәниятен берләштергән шәһәрне җентекләбрәк карарга тәкъдим итте.
Урамда исә кунакларны “Волга”, “Чайка”, “Победа” ретроавтомобильләр экспозициясе рәвешендә күңелле сюрприз көтә иде. Парламент башлыгы кунакка һәр машинаның кыскача тарихын сөйләде. Соңыннан очрашуда катнашучылар истәлеккә рәсемгә төштеләр.
“Татар-информ”
Кирегә
|
|
Матбугаттагы басмалар
|
|
|
|
Фотоархив
Социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау - Казан, 1996 елның 28 марты
Бөтен архивны карарга
|
|
|
|
|
|