Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлаулар уңышлы узачак”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлаулар уңышлы узачак”
1 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда дүртенче чакырылыш республика Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Республика парламенты башлыгы үзенең хатыны Луиза Мөхәммәтшина белән бергә Казанның Вахитов районында урнашкан 116нчы мәктәптәге сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш бирү процедурасыннан соң Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. “Кәефләр күтәренке, чөнки бүген республика парламентына сайлаулар уза. Татарстанда зур эш башкарылды, закон бозулар күзәтелмәде. Финанс кризисына бәйле вәзгыять күпләрне якынайткандыр, мөгаен. Халыкта тупланганлык бик нык сизелә. Шунлыктан тавыш бирергә килүчеләрнең саны күп булыр, сайлаулар уңышлы узар дип саныйм”, – диде ул.

ТР Дәүләт Советы башлыгы парламентта кайсы сәяси оппонентны күрергә теләр иде дигән сорауга Фәрит Мөхәммәтшин болай дип җавап бирде: “Мин халык өстенлек биргән оппонентларны күрергә телим. Соңгы сүзне сайлаучылар әйтәчәк. Минем позицияне сез беләсез. Мин һәрвакыт парламентта күп партиялелекне яклап чыгыш ясадым. Парламент рәисе кем генә булуга да карамастан, төрле фикерләрне алга сөрүче берничә фракция яшәп килгәнлектән, аңа төпле карарга килүе бик кыен. Парламент эшенең бөтен мәгънәсе нәкъ менә шунда. Шулай булырга тиеш дип уйлыйм”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

“Татар–информ”





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На Сабантуе в деревне Сярьги Всеволжского района Ленинградской области. 25 июня 2000 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.