Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Сингапурга сәфәре башланды
 Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Сингапурга сәфәре башланды |
|
17 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Сингапур Республикасына сәфәре башланды.
Сәфәрнең максаты – бу илнең дәүләт идарәсе, социаль сәясәт һәм иҗтимагый инфраструктура өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу һәм стажировка узу.
ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм аппаратның җаваплы хезмәткәрләре Сингапер Республикасы парламентында, Милли үсеш министрлыгы карамагындагы Торак төзелеше комитетында, Прокуратурада һәм Ревизия комиссиясендә булачак. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның РФнең Сингапурдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе А.Н. Рожков белән очрашуы көтелә.
Бигрәк тә Сингапур парламентнының электрон мәгълүмат чыганаклары белән эшләү, мәгълүмати җирлек булдыру шартларында дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге үзенчәлекләрен өйрәнүгә аеруча игътибар биреләчәк.
Сингапур Республикасы да - Татарстан Республикасы кебек күпмилләтле. Электрон чаралар аша хезмәт күрсәтү системасын гамәлгә кертүнең үз үзенчәлекләре бар. Монда күптеллелекне күз алдында тотарга, бу җирлектә яшәгән халыкның хокукларын сакларга, туган телне үстерергә кирәк.
Сингапурда узган очрашулар һәм барган сөйләшүләр күпмилләтле республикаларның мөнәсәбәтләрен көчәйтеп җибәрер дип көтелә.
Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстан һәм Сингапур арасындагы багланышлар үсә. Ике арада делегацияләр даими йөреп тора. Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре Сингапурның әйдәп баручы белем бирү учреждениеләрендә курслар уза. Соңгы елда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең күләме ун тапкыр диярлек артты.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|