Ф.Мөхәммәтшин: “Татарстанда кулланучылар кооперациясе тотрыклы инновацион үсешкә күчәргә тиеш”
 Ф.Мөхәммәтшин: “Татарстанда кулланучылар кооперациясе тотрыклы инновацион үсешкә күчәргә тиеш” |
| Видео/аудио |
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (2,57 мин.)
|
|
|
(5,65Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (2,51 мин.)
|
|
|
(5,43Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
26 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта республика кулланучылар кооперациясе җәмгыяте ("Татпотребсоюз") вәкилләренең җыелышында катнашты, анда Татарстан кулланучылар берлегенең 2010 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Җыелыш башланганчы, республика парламенты җитәкчесе Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте предприятиеләрендә булды, азык-төлек сәнәгате эшләнмәләрен җитештерү цехында булды. Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенең тауар әйләнеше бер айда 35 миллион сум тәшкил итә. Тауарларны күпләп сатып алу һәм продуктларын сатуны оптимальләштерү исәбенә айга 2 миллион сум акча экономияләнә.
Фәрит Мөхәммәтшин район кулланучылар җәмгыятен караганда, барлык район башлыкларына һәм "Татпотребсоюз" җитәкчеләренә бу схеманы исәпкә алырга тәкъдим итте. Әлеге чарада катнашучы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикеренчә шундый ук схеманы Казан белән Чаллыда кулланырга кирәк.
Республика куланучылар коопреациясе каршына шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең күләмен арттыру бурычы куелган иде. Мондый чара хәзерге вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм булачак һәм Татарстан кулланучыларын сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә булышачак.
"Татпотребсоюз"ның узган елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре хакында Мәхмүт Фәттахов үз докладында белдерде. 2010 елда “Татарстан кулланучылар берлеге” кеременең җыелма күләме 9,23 млрд. сум тәшкил иткән (үсеш – 126 процент), шул ук исәптә ваклап сату - 4,83 млрд. сум (үсеш 117 процент), җәмәгатьчелек туклануы - 416 млн. сум (үсеш 113 процент), әзерләү эшчәнлеге – 3 млрд. сум (үсеш 147 процент), җитештерү эшчәнлеге – 975 млн. сум (үсеш 129 процент).
2010 елда «Татпотребсоюз»ның продукция әзерләү әйләнеше 3 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Ел дәвамында район кулланучылар җәмгыятьләре 8,4 мең тонна ит әзерләгән. Авыл хезмәтчәннәреннән 83,7 мең тонна сөт җыйган, 33,6 мең тонна бәрәңге әзерләнгән, яшелчә - 4,3 мең тонна, йон – 529 тонна.
Мәхмүт Фәттахов быел продукция әзерләү күләмен 1,5 миллиард сумга кадәр арттыру бурычын куйды.
“Кулланучылар кооперацияләренең потенциаль мөмкинлекләре күбрәк. Яңа эшчәнлек өчен мөмкинлекләр зур. Әгәр продукция әзерләү күләме 1,5 миллиард сумга кадәр артса, бу уңышка ирешү куандырачак”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Татпотребсоюз" җитәкчесе фикеренчә, киләчәккә куелган бурычларның берсе - электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләрне активлаштыру. Шулай ук чыгымнарны да оптимальләштерерү зарур, бигрәк тә транспортны газга күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Татарстанда кулланучылар кооперациясе тотрыклы инновацион үсешкә күчәргә тиеш, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. Парламент спикеры фикеренчә, моның өчен зур потенциал бар. Татарстанда уртача хезмәт хакының күләме, кулланучылар кооперациясенең базасы һәм хезмәтләр ассортименты арта. Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга исәпләнгән социаль-икътисади үсеш программасында кулланучылар кооперациясе лаеклы урынны били.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республиканың кулланучылар кооперациясе юкка чыккан дүрт районында кече бизнес халыкка хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә алмады. Моннан исә кешеләр газап чигә.
“Тулаем алганда, мин “Татарстан кулланучылар берлеге”нең 2010 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләреннән канәгать. Әмма тормыш безнең алга яңа бурычлар куя һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга ярамый”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе узган елгы корылык шартларында халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә киеренкелеккә юл куймаганнары өчен “Татарстан кулланучылар берлеге” җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, кулланучылар кооперациясе өлкәсендә Мамадыш районы тәҗрибәсе җентекләп өйрәнүгә лаек. Башка районнарга әлеге уңай тәҗрибәне үзләштерергә кирәк.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук Мамадыш районын үрнәк итеп китерде, биредә кулланучылар кооперациясе әйләнеше узган ел 450 миллион сумнан (бу күрше-тирәдәге биш районның күрсәткече) артып киткән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе республика кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә 2011 елны уңышлы төгәлләүләрен һәм үз алларына куйган бурычларны тулысынча үтәүләрен теләде. Бу ике юбилей - Россия кулланучылар кооперациясенең – 180 һәм “Татарстан кулланучылар берлеге”нең 95 еллыгына менә дигән бүләк булачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Кирегә
|