Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда эшен тәмамлаучы Иран Генераль консулы белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда эшен тәмамлаучы Иран Генераль консулы белән очрашты


Видео/аудио
 
(1,13Мб)
Видеоны карарга
 
(1,60Мб)
Видеоны карарга
1 февральда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Реза Багбан Кондори белән очрашты. Реза Багбан Кондори Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.


Очрашу вакытында ТР парламенты башлыгы Кондори әфәндегә Татарстан һәм Иран халыкларын якынайту эшенә зур өлеш кертүе һәм ике республика арасында төрле өлкәләргә караган тыгыз элемтәләрне үстергәне өчен рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, Казандагы Иран Генераль консуллыгы 2007 елда ачылды. Өч елдан артык аны Реза Багбан Кондори җитәкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, соңгы елларда югары дәрәҗәдә әһәмиятле очрашулар һәм ике республика арасында рәсми делегацияләр алмашу булды. “Ерак Иран безгә якынайды. Әмма төрле өлкәләрдә ике якка да файдалы хезмәттәшлек потенциалы әле бетмәгән. Без юлның башында торабыз, алга таба уңышларыбыз тагын да зур булачак”, - дип белдерде Татарстан парламенты башлыгы.

Реза Багбан Кондори, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинга, Казандагы Иран Генераль консуллыгы эшчәнлегенә булышлык күрсәткәне өчен, рәхмәт белдерде. “Без Татарстанда үз миссиябезне тулысынча үтәдек дип саныйбыз”, - диде Иран дипломаты. Бүгенге көндә КФУда - Иран булышлыгы белән Россия-Иран җәмгыяте бүлеге, ТДГПУ һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында иранистика үзәкләре эшли. Иран кинематографистлары Казанда уза торган мөселман киносы халыкара фестивалендә актив катнаша. Казан вузларында Иран студентлары белем ала. Генераль консул фикеренчә, гуманитар өлкәдәге бәйләнешләр аркылы ике республика арасында икътисади элемтәләр үсәчәк.

Кондори билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Иран арасындагы элемтәләрне үстерүнең мөһим өлеше булып рәсми делегацияләр алмашу тора. Парламентлар арасында хезмәттәшлекне тагын да үстерү юнәлешендә ул Татарстан парламенты делегациясенең Иранга сәфәренә зур игътибар бирә. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чакыруны кабул итеп алып, сәфәр вакытын якын киләчәккә билгеләргә булды. Реза Багбан Кондорига яңа урында уңышлы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнүен теләп калды.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.