Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре идарә иткән йортлар санын киметү тәкъдиме белән чыга”
 Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре идарә иткән йортлар санын киметү тәкъдиме белән чыга” |
|
3 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе лидеры Владимир Путинның кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Аерым алганда, аңа Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров - күренекле сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың 105 еллыгы уңаеннан оештырылган концертны республиканың нефть районнарына алып чыгуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук бүген кабул итү бүлмәсенә Казан (Идел буе) федераль университетында муниципаль берәмлекләрнең кабаттан сайланган депутатларын укыту мәсьәләсе белән - Федор Фомушкин, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләүдә килеп туган сораулар буенча Казаннан Наил Нигъмәтуллин килгән иде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, халыкның хәл ителәсе проблемалары аз түгел. Искәндәр Биктаһировның үтенече дә искәрмә түгел. “Ул татар эстрадасы ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән танылган композитор һәм җырчы Сара Садыкованың бай мәдәни мирасын пропагандалау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Алар хакимияттән һәм шәхсән миннән үз халкына озак еллар дәвамында хезмәт иткән, Сара Садыйкованың әсәрләрен менә дигән итеп башкаручы татар эстрадасы ветераннарына ярдәм итүне дә сорый”, - дип белдерде парламент башлыгы. Искәндәр Биктаһиров журналистлар белән сөйләшү вакытында Фәрит Мөхәммәтшинның ярдәм күрсәтер вәгъдә бирүен, концерт программасын республиканың нефть районнарына гына түгел, башка төбәкләргә дә алып чыгарга киңәш итүен әйтте. Спикер шулай ук бу чараның сәхнә ветераннарына социаль яктан ярдәм дә була алуын билгеләп үткән.
Казаннан Наил Нигъмәтуллинның исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләү буенча сораулары күп җыелган. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бу өлкәгә караган сораулар, бигрәк тә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлеге белән бәйле сораулар ТР Дәүләт Советының көндәлек почтасына күп килә, депутатларның халыкны кабул итү вакытында да еш яңгырый. “Татарстанда капиталь ремонт үткәрү аша торак фондын яңартканда күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге хакимият тарафыннан тәнкыйть утына тотыла башлады. Бу өлкәдә сораулар бик күп. Кызганычка каршы, алар күп очракта хокук мәсьәләләре буенча федераль дәрәҗәдәге торак һәм граждан кодекслары белән бәйле. Бу кайбер мәсьәләләрне безгә үз законнарыбыз нигезендә хәл итәргә мөмкинлек бирми. Шул ук вакытта халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү һәм аның өчен түләүне җиңеләйтү буенча мәсьәләләрне чишәргә була”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, кешеләр күбрәк гомуми кулланылыштагы урыннар, су һәм җылылык, электр энергиясе өчен түләүдә килеп чыккан, йорт яны территорияләре белән бәйле сораулар буенча мөрәҗәгать итә. “Шулай ук Казандагы һәм башка зур шәһәрләрдәге идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең бик күп йортларны күзәтчелектә тотуы аркасында, ниндидер карар кабул итү өчен, милекчеләр белән җыелышлар үткәрү кыенлаша. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр республика дәрәҗәсендә закон кабул итү һәм аның нигезендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең, күп дигәндә, өч-биш йорт белән идарә итүенә ирешү тәкъдиме белән чыга”, - дип белдерде спикер.
Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 8 февралендә ТР Дәүләт Советында торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Анда Татарстан Хөкүмәте, бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, берничә муниципалитет башлыклары катнашыр дип көтелә.
Бүген Татарстан “бердәмроссияле”ләре лидерына Социаль һәм гуманитар белемнәр институты ректоры Федор Фомушкин Казан (Идел буе) федераль университетында муниципаль берәмлекләрнең яңа сайланган депутатларын укыту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Ф.Фомушкин сүзләренә караганда, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе бетерелгәннән соң, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен әзерләү, аларның белемнәрен арттыру буенча яңа программа эшләнгән. Әмма әлеге программада депутатларны укыту мәсьәләсе каралмаган.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу проблеманы хәл итүне сорап мөрәҗәгать итү дөрес. “Әгәр җирле үзидарә системасы тулы көченә эшләп китсен дисәк, безгә яхшы кадрлар кирәк. Мин бу мәсьәлә буенча Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры белән сөйләшергә җыенам”, - диде Татарстан парламенты башлыгы, муниципаль берәмлекләр депутатларын укыту юнәлешендәге эшнең системага салынырга тиешлеген ассызыклап.
“Татар-информ” мәгълүмат үзәге
Кирегә
|