Фәрит Мөхәммәтшин Кырым-Сарай авылында картлар һәи инвалидлар интернат йортында булды
 Фәрит Мөхәммәтшин Кырым-Сарай авылында картлар һәи инвалидлар интернат йортында булды |
| Видео/аудио |
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Новый Век" (1,20 мин.)
|
|
|
(2,61Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (1,03 мин.)
|
|
|
(2,04Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (1,03 мин.)
|
|
|
(4,32Мб)
|
|
Видеоны карарга
|
|
3 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Баулы муниципаль районының Кырым-Сарай авылында урнашкан картлар һәи инвалидлар инетрнат йортында булды.
Искәртеп үтәбез, ике ел элек ТР Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрен шефлыкка алган иде. Парламентарийлар попечительлек һәм күзәтүчеләр советына керә, аларның тормышында актив катнаша, көнкүреш техникалары һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуда булыша.
Фәрит Мөхәммәтшин интернат йортында торучыларның хәл-әхвәлләрен сорашты, яшәү шартлары белән кызыксынды. Өлкәнәр исә биредә эшләүчеләрнең аларның тормышын уңайлы итү өчен бик тә тырышып эшләүләрен әйттеп, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Бу көнне әлеге йортта гомер итүче Мирхәйдәр Шамраевның туган көне икән. 36 еллык хезмәт стажы булган агайга 73 яшь тулды. Парламент башлыгы аны гомер бәйрәме белән котлады, үзенең бүләген тапшырды.
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин попечительлек һәм күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Кырым-Сарай авылында урнашкан картлар һәи инвалидлар интернат йорты эшчәнлеге белән аның директоры Рәйсә Гыйниятуллина таныштырды. Биредә 77 кеше яши. Тәүлегенә биш тапкыр туклану оештырылган. Биредә яшәүчеләр үзләрен тормыш өчен кирәкле кешеләр итеп тойсыннар өчен, аларның яшәү рәвешен активлаштыру максатыннан, теге яки бу эшкә тарталар. Интернатта яшәүчеләр дару үләннәре җыюда катнашалар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, аларны кышын саклау өчен әзерлиләр.
Әлбәттә, йортта хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Физиотерапия кабинетын җиһазлап бетерәсе бар, инвалидларны тәрбияләү өчен махсус җайланмалар кирәк.
Утырышка йомгак ясап, парламент башлыгы соңгы елларда өлкәннәргә, инвалидларга , ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга дәүләт тарафыннан игътибарның артуын әйтте.
Попечительлек һәм күзәтүчеләр советы эшчәнлегенә бизнес һәм хакимият вәкилләрен җәлеп итү буенча да максатка ирешелгән. Моның уңай нәтиҗәсен Баулы интернат-йортында да күреп була.
“Якыннары, балалары кайгыртуыннан мәхрүм калган өлкәннәр, ярдәмчесез калган кешеләргә мөмкин кадәр игътибарлырак булыйк әле, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Гомумән, мондый күренешләр безнең халыкка хас нәрсә түгел бит. Интернат-йортларда нинди генә уңайлы шартлар тудырылмасын, ул беркакытта да үз йортыңны, якын кешеләрең тәрбиясен алыштыра алмый”. Дәүләт Совет Рәисе интернатларда торучы кешеләрнең буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештырганда аларның ничә яшьтә булуына игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Чөнки бу йортларда яшь инвалидлар да аз түгел.
Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге
Кирегә
|