Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Җәмгыятъ “Бердәм Россия”дән “Стратегия -2020”нең юнәлешләрен аныклауны көтә”

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәге бүлеге сәяси советы Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә сәяси советның 11 нче киңәйтелгән утырышы узды. Җыен эшендә сәяси совет һәм Татарстан парламентының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары, шулай ук республика хөкүмәте министрлары катнашты.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе Партиянең Рәисе, Россия хөкүмәте Рәисе Владимир Путинның чыгышларында бәян ителгән юнәлешләрне тормышка ашыруда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге каршында торган бурычлар хакында булып, аны “түгәрәк өстәл” форматында уздыру мәслихәт ителде. Сөйләшү өчен “Стратегия -2020: чәчәк атучы илдә кешенең мөмкинлеге” дигән тема сайланды. “Әлеге бурычларны үтәү өчен без, беренче чиратта, партия эчендә киң җәмәгатьчелек сөйләшүен булдыру механизмын эшләргә тиешбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бу нисбәттән. – Татарстан бердәмроссиялеләренең интеллектуаль мөмкинлеген тулы куәтенә эшкә җигеп депутаталар, хөкүмәт әгъзалары, җирле узидарәләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында сәяси клублар, “тәгәрәк өстәлләр”, конференцияләр оештырырга кирәк. Өйрәнеп кенә калмаска, күпмилләтле Татарстан халыклары мәнфәгатьләрен һәм икътисадны күздә тотып, “Стратегия -2020” нең юнәлешләрен аныклап, кабул ителгән программачыл документларны анализлау зарур”.

Илнең сәяси вәзгыяте хакында сүз алып барганда, иң элек дәүләт башына Дмитрий Медведевнең килүен һәм РФ Премьер-министры итеп “Бердәм Россия” Партиясе Рәисе Владимир Путин раслануын искә алып, Татарстан бердәмроссияләренең лидеры, Россиянең яңа тарихында беренче тапкыр илкүләм лидерның Конституция нигезендә үз вәкаләтләрен халык тарафыннан яңа сайланган Президентка бирүен билгеләп үтте.

“Шул ук вакытта, әйтергә кирәк, илнең 2020 нче елга кадәр озак үсеш стратегиясе нигез итеп алынган сәяси һәм икъдисадый юнәлеше саклана, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. - Җәмгыятъ “Бердәм Россия”дән “Стратегия -2020”нең юнәлешләрен аныклауны көтә. Без матбугат чаралары аша әлеге стратегиянең мәгънәсен һәркемгә аңлатып бирергә тиешбез”.

“Түгәрәк өстәл” барышында Дәүләт Советының профиль комитетлары җитәкчеләре һәм республика министрлыклары башлыклары “Стратегия –2020”не тормышка ашыру барышында килеп чыккан проблемалар турында сөйләделәр һәм аларны чишү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Өстенлекле бурычлар арасында түбәндәгеләр аталды: фәнне, мәгарифне , мәдәниятне һәм сәламәтлек саклауны үстерү һәм нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару юлы белән кешенең мөмкинлекләрен арттыру; икътисадны чимал моделеннән инновация формасына күчерү; салым тармагын үзгәртеп кору; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру; авыл хуҗалыгына һәм югары технологияле тармакларга дәүләт ярдәмен арттыру; тарнспорт, торак, коммуналь хуҗалык, энергетика, финанс, мәгълүмат һәм социаль тармакларны модернизацияләү; дәүләт һәм иҗтимагый структураларның эшен камилләштерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, ярлылык белән көрәш.

Әлеге мәсьәләсе буенча, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге эш-гамәлләрен Партиянең Рәисе, Россия хөкүмәте Рәисе Владимир Путинның чыгышларында бәян ителгән юнәлешләрне тормышка ашыру максатында оештырырга дигән карарга киленде. Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясенә Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерү буенча төп юнәлешләрне Татарстанда тормышка ашыру максатында кануный җирлек әзерләү бурычы йөкләнде. Регион бүлеге башкарма комитетына Партиянең IX съездында һәм лидерның чыгышларында куелган максат-бурычларны тормышка ашыруда мәгълүмати-аналитик эш оештыру йөкләнде.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе – партиянең “Чиста су” проекты белән парламентның Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты рәисе Ринат Абдуллин таныштырды. Проектның максаты эчә торган суның сыйфатын, халыкны су белән тәэмин ителешне яхшыртудан гыйбарәт.

“Чиста су” программасын тормышка ашыруда берничә баскыч булып, арада берсе - хлорланган су куллану аркасында килеп туган хәлне - онкология авыруларының артуы кебек тискәре күренешләрне бетерү булса; икенчесе – подъезларга су чистарту җайланмалары урнаштыру.

Утырышта парламентның профиль комитеты рәисен “Чиста су” проектын тормышка ашыруда координатор итеп сайладылар. “Бердәм Россия” партиясенең регион бүлеге башкарма комитеты элеге эштә актив катнашырга тиеш була. Проектны тормышка ашыруны парламент башлыгы урынбасары, партиянең регион бүлеге сәяси совет Секретаре урынбасары Римма Ратникова контрольдә тотачак.

Утырыш барышында сәяси, иҗтимагый, хәйрия оешмаларына, җирле узидарә башлыкларына, предприятие җитәкчеләренә, мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучыларына, традицион конфессия вәкилләренә, матбугат чараларына , гомумән, бөтен Татарстан халкына “Балаларны наркотиклардан яклыйк!” дип аталган мөрәҗгать кабул ителде.

“Без җәмгыятьнең барлык аек акыллы көчләрен заманның иң олы афәте – наркоманиягә каршы берләшергә чакырабыз. Бүген үсеп килүче буынны урамнардан биздереп, аларга кызыклы һәм файдалы альтернатива тәкъдим итәргә кирәк, - диелә мөрәҗәгатътә. – “Бердәм Россия” партиясе массакүләм балалар һәм гаилә спортын үстерүгә зур игътибар бирә. Тиз төзелешле физкультура-саләмәтләндерү комплексларын сафка бастыра, ишегалды спорт мәйданнарын төзи. Булган барлык мөмкинлекләрне файдаланып балаларны спортка җәлеп итәргә, ишегалды спортын үстерергә, гаилә ярышлары уздырырга кирәк дип саныйбыз. Кызганычка каршы, яшьләребез һаман да булса, наркотикларга бәйлелекнең азагы кая алып барасын күз алдына китерә алмый. Сәламәт тормыш рәвешен пропогандалау, җәмәгатьчелектә наркотикларга каршы фикер уяту матбугат чараларының да зур миссиясе. Гаилә елында барлык кешеләрне әлеге явызлыкка каршы берләшергә чакырабыз.”

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин берничә кешегә “Бердәм Россия” партиясе билетларын тапшырды.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.