Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Соңгы елларда Россия парламентаризмы алга таба зур адым ясады”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Соңгы елларда Россия парламентаризмы алга таба зур адым ясады”

Видео/аудио
Фәрит Мөхәммәтшин: “Соңгы елларда Россия парламентаризмы алга таба зур адым ясады” 
Фәрит Мөхәммәтшин: “Соңгы елларда Россия парламентаризмы алга таба зур адым ясады”
(3,74Мб)
Видеоны карарга
27 апрельдә Санкт-Петербургта беренче Дәүләт Думасы оешуга 105 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Форумда катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Конференция Таврический сараеның тарихи бинасында уза. Нәкъ менә биредә 105 ел элек Россия хакимияте закон чыгару органының беренче җыелышы булган. Халыкара форумны БДБ дәүләтләренең Халыкара Ассамблеясе һәм Дәүләт Думасы оештыра.
Конференцияне Россия Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов ачып җибәрде, аннары парламент партияләре вәкилләре чыгыш ясады. Чарада Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федерация Җыены әгъзалары, халыкара парламент берләшмәләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышын татарча “Исәнмесез!” дигән сәламләү сүзе белән башлады.

“Безнең элгәрләребез – Думаның Мөселман фракциясе әгъзалары нәкъ шулай сәламләгән, - дип ачыклык кертте Фәрит Мөхәммәтшин. – Заманында Дәүләт Думасы депутаты булган, Сорбонна университетын тәмамлаган дипломлы юрист, танылган сәясәтче Садри Максуди “Россия империясендә гомуми башлангыч белем бирүне кертү турында”гы закон проектын тикшергәндә, без Россиядә бердәм милләт, бердәм Россия халкы булып яшәдек һәм шулай яшәячәкбез, дип чыгыш ясаган. Татарстан парламенты башлыгының сүзләренә караганда, 100 ел үткәч тә милләтара татулык һәм тынычлыкны саклау актуаль булып кала. Аның карашынча, толерантлыкны ныгыту һәм барлык дәрәҗәләрдә этникара ызгыш китереп чыгару омтылышларына каршы тору - барыбызның да уртак бурычы.

Дәүләт Советы Рәисе юбилей көннәрендә Дәүләт Думасы депутатларын гына түгел, төбәк парламентлары һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары закон чыгаручыларын да тәбрикләргә теләвен билгеләп үтте. “Соңгы елларда Россия парламентаризмы алга таба зур адым ясады”, - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе бу көннәрдә Россиянең барлык мәктәпләрендә узучы Ачык парламент дәресләрен системалы рәвештә ел саен үткәрергә тәкъдим итте. “Мин әле күптән түгел үзем дә республика районнарының берсендә шундый дәрес үткәрдем һәм мондый эш белән шөгыльләнергә кирәк икәнлегенә инандым, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Яшьләр хәзер битараф түгел, аларны парламентаризмның нәрсә икәнлеге, хакимиятнең конструкциясе нинди булуы, сәяси партияләрнең бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылуы кызыксындыра”. Парламент башылыгы ассызыклап үткәнчә, Татарстанда парламент дәресләрен даими төстә үткәрү тәҗрибәсе инде тиешле сынауны узган һәм педагоглар арасында хуплау тапкан.

Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин моннан нәкъ 10 ел элек Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан “Җир Хартиясе проекты турында”гы карар кабул ителүен искәртте. Ул чагында Татарстан депутатлары XXI гасырда гадел, тотрыклы һәм тыныч глобаль җәмгыять формалаштыруда төп принциплар һәм кыйммәтләр халыкара декларациясен бертавыштан хуплады.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозовка “Җир Хартиясе”нең бүләк басмасын тапшырды. “Безнең барыбыз өчен дә Хартия өстәл китабына әйләнергә тиеш дип саныйм, һәм аны Дәүләт Думасына бүләк итәсем килә”, - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы. “Депутатларыбыз законнар кабул итәр алдыннан бу документка ешрак күз төшерер дип ышанам”, - диде, үз чиратында, Олег Морозов.

Халыкара конференциядә катнашканнан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Казанга юл тотты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.